Борын-борын заманда
Үрдәк – урядник, саескан – сотник.
Әтәч – асыл ир,
Ул булган – командир!
Тәк-тәк, тәк-тәк дип,
Киереп күкрәк,
Итекләрен шапылдатып,
Йµри икән күкрәп!
“Иртә торам, тавык-чибәрләремә
Җитеш тормыш корам.
Сары башакка тулсын
Абзар-курам!”
Карурманга ул юнәлгән...
Тµлке очрап мактаган:
“Алтын кикрик, кµмеш койрык...”
Юха сүзләр калмаган!
“Синең эшең, хәйләкәр,
Бер тавыгым югалды.”
Ачу белән әтәч-егет
Чалгысын селтәп салды.
Чакка котылды тµлке
Әтәчнең һµҗүменнән.
Башакларны чабып алып,
Күчтәнәч әзерләгән.
Кикри-күүк! Хәләлләрем, дип
Чибәркәйләрен иркәләп,
Ел буе кадерләгән!