Барлык яңалыклар
Әдәби бит
1 гыйнвар 2021, 02:00

Чегән таборы күкләргә ашты

Бер елны чегәннәр зират кырында колхозның тагылма инвентарьларын ремонтлап ятты. Без дустым Даһил белән табордагы үзебезнең яшьтәш–12-13яшьлек Микола исемле малай белән дуслашып киттек. Ул укый да, яза да белми. Урта яшьләрдәге, кµрәк сакаллы әтисе Михайны бик усалга күрдек, безне шулай да бик ошатты, якты йµз белән каршы ала иде.

Микола кµне буе үзләре рәтләштергән алачыкта күрек белән учакка һава µрдерә, әтисе тырма тешләре чүки. Чегән малае µчен ялкыткыч булган бу эш–безгә тансык. Күрекне кулга тµшерү µчен без Миколага берәр тавык йомыркасы алып киләбез. Чегән малае шигырь сµйләргә оста, шигырьләре дә блатной.

Ул 20-30 такмакны яттан сµйли, мин аларны дәфтәргә язып барам. Улы чын артистларча килештереп сµйләгәндә, Михай абый кµлә. Чегән малаеның иҗаты бушка түгел, шигырьләр µчен без урамнан кемнеңдер тавыгын куып тотып китердек.

Шигырьләр язылган дәфтәремне мәктәп сумкасының бер бүлмәсендә йµрттем. Укытучыларның кайчак сумканы тикшергәннәрен башыма да китермәгәнмен. Хәдичә апа дәфтәрне алып, шигырьләрен укытучылар бүлмәсендә укып күрсәткән. Мине чакырып, “кирәкне биргәннән” соң, каян күчердең, дип сорау ала башладылар. Мин:

–Үзем уйлап яздым,–дип тик торам.

Укытучы мәрхүм Тимергали абый, күрше булгач, мине кызганыпмы:

–Әгәр бу шигырьләрне үзең язсаң, Есенинны да уздыргансың, синдәге талант искитәрлек,–дип, мине укытучылар бүлмәсеннән алып чыгып китте.

Кайчакта Микола качып кына безгә дә, Даһилләргә дә килә. Бер кабат Даһилнең әнисе бер табак бәрәңге пирожкие пешергән иде, малаен эзләп Михай абзый килеп керде. Ул бер пирожки сорап алып, урталай сындырган иде, эченнән бер сум акча килеп чыкты. Тагын бер-ике пирожки сорап алды, аларны да сындырды, анысыннан µч сум килеп чыкты. Үзе сындырылган ризыкларны авызына озата торды. Бу хәл µч-дүрт тапкыр кабатлангач, Даһилнең әнисе ялт итеп табакны алып куйды. Без соңрак бµтен пирожкиларны да сындырып чыктык, тик бер тиен дә акча чыкмады. Сындырылган пирожкиларны Миколага илтеп бирдек.

Чегән таборына барган саен дустыбызның зарын ишетә идек. Ул тиздән китәчәкләрен, үзенең табордан качарга җыенуын, кире безнең кырга киләсен әйтте. Безгә бик ияләшкән иде шул. Микола µелгән бәрәңге кабыклары астыннан иләнгән тиредән эшләнгән сумка чыгарып тоттырды да, яшерергә кушты. Без сумканы алып йµгердек. Заер бабайлар аяк очына барып җиткәч, ачып караган идек, шаккаттык: сумкада бер, µч, биш сумлык акча пачкалары иде. Бер сумлыклар пачкасыннан ике сум алдык та, сумканы күмеп куйдык.

Кибеттә ул елларны Колай кешесе Гыйззәтуллин Сафа абый эшли иде. Ул шикләнеп кенә безгә ике кило прәннек үлчәп бирде. Әй ашыйбыз прәннекне, әй ашыйбыз, бер дә ашап бетереп булмый, Миколага да калдырдык. ¤йгә кайткач, ярты бидрә су эчеп бетергәнгә әнкәй аптырады.

–Әллә, балам, температураң бармы?–дип маңгайга кулын куеп карады.

Шул кµннең кичендә чегән таборы кырында олы тавыш купты.

–Ох, ромалэ... Ходаем, нинди хәсрәт,–дип чегән хатыннары елаша.

Михай абзый улын җиргә сузып салып, чаж да чож аркасын чыбык белән яра. Даһил, йµгереп барып, Михай абзыйның кулына ябышты, мин хәлне аңлап, авылга элдердем. Акчалы сумканы чокып алдым да, килеп Михай абыйга тоттырдым.

Бу “изгелекне” Михай абзый үзенчә аңлап, Даһил белән икебезгә дә кылыч чүкеп бирде. Мин уйнап туктагач та, әнкәй аны тышкы күтәрмәне кырып юганда бик озак мактый-мактый кулланды әле. ¤ч кµннән соң барганда, алар юклар иде инде. Чегән таборы күкләргә ашты. Миколаны күрми калганга озак кайгырып йµрдек. Җитез, чегәннәрчә булдыклы Миколаны бик сагына идек.

Шигырьләрен дә онытмадым. Армия сафларында хезмәт иткәндә сµйләгәнемне хезмәттәшләрем бик яратып тыңлый иде. Бервакыт тµнге очышлар арасында техниклар, авиамеханиклар алдындагы “чыгышым”ны урын гына тыңлап торган полк комиссары:

–Вот чудо, по национальности нерусский, а рассказывает как поэт Александр Блок,–дип аптырап сµйләнгән, имеш.

Читайте нас