Барлык яңалыклар
Әдәби бит
1 гыйнвар 2021, 02:00

Ат белән ат арасы


Гәзиттәге белдерүдән ат сатылу турында укыгач, күптәнге хыялымның якынлашканын тойдым. Телефон номерын җыеп, атның бәясе, яше турында белештем. Ун мең тора икән. Андый акча әле генә юк та, әмма бурычка алып торсаң була дигән фикер дә яшен тизлеге белән башка килде. Рәхмәт тµшкере күршеләрем, әллә ни ялындырмый гына шул сумманы биреп тә чыгардылар. “Копейка”га утырып, шул авылга китеп тә бардык. Урап, асфальт юлдан барганда бераз ерак булса да, ат белән кайтырга туры килсә, күрше авыл аша турыга кайтачакмын, дип уйлап бардым...

Ат – ирнең канаты, дигәндәй, авыл җирендә хуҗалыкта алыштыргысыз ярдәмче инде. Кыш кµне кар-бураннар юлны басып бетергәндә әти-әниең яшәгән авылга барып, хәл белеп кайту µчен дә бит ярты авылдан ат белешәсең. Кемдер биреп тора аны, кайсысы кире кага. Йомышыңны кире какмаган ат хуҗасына күчтәнәчең белән мең рәхмәтләреңне җиткерәсең, аңа игелекләр телисең. Җәен печәнен арбага бик яхшы итеп тµяп, хуҗалыгыңа ташыйсың. Кечкенәдән әти белән печән-саламга йµреп, йµк башында торырга µйрәнелеп беткән. Әти: “Уртасын ныгыт, уртаны яхшылап тапап, тигезлекне истә тотып тµясәң, йµк ышанычлы кайтып җитәчәк”, – ди торган иде. Әтинең кµчле аты тырышып, ныклы адымнары белән басып, тартып кайта. Бµтенесе дә андый тырыш түгел икәнен күрше авылга килен булып тµшкәч кенә аңладым. Сорап торган атлар печән я салам тµялгән йµкне тартып карый да, селкетәлмәгәч, миңа барыбер дигәндәй, басып тик тора. Елардай буласың, әмма кузгалмый. Кире тугарып, тәртәләрне “копейка”га җайлап бәйләп, (монысы, әлбәттә, җәй кµне) машина белән тарттырып юлга чыгарып куйгач кына атыңны кире җигәсең. Ярый ла атың барган җиреннән тагын шып туктап куймаса. Ул авылда атның койрыгыннан гына “йµк”не тµйиләр, ул да кайтып җиткәнче 5-6 мәртәбә ава, мескен атларының дугасы гел авыш, “егылып” йµри. Биек һәм тигез тµялгән печән йµген күреп, урамдагы апалар: “Абау, кем тµяде шулай?” – дип каршы алалар иде баштарак. Горур гына: “Мин”, – димен. Шакмаклап тµялгән, уртасына бастырык салып, ныклап бәйләнгән печән µстендә ышанычлы, шул атың гына тартсын инде. Әтинең йµк тµяргә µйрәткән сабак-ларына, әнә башкалар да соклана! Хатын-кыз булсам ни, я бер якка, я икенче якка шуып тµшмим бит әле!

Кышын басудагы эскертләр янына кµрт ерып керәсең, саламны каерам димә, тыгыз итеп µелгән. Ә мин аны – савам! Әйе, алай тизрәк һәм күбрәк тә чыга. Үләнлерәге эләксә, бигрәк тә яхшы. Әлеге дә баягы, басудан кµрт ерып чыкканда атың гына батмасын, кайсыберләре сузыла да ята, бик тырышлары гына ыргып-ыргып чыгып җитәләр. Бәгъзеләре барган җиреннән шып туктый да кала, үз вакыты җитмичә кузгатырмын димә!

Юк-юк, авыл җирендә, чынлап та, атсыз бик авыр шул! Ә мин бәләкәйдән яратам аларны, баштарак җиккәндә камыт бавын тарта алмыйча интегәсең, кµч җитми. Әтинең тезен терәп тартканын күзәткәнем бар, алай да кµч җитми, аяк очын терәп тартуга, камытның ике ягы, бер-берсенә тиеп бетмәсә дә, якын киләләр. Ә аркалыкны, башта бер тәртәгә басып тартасың да, ике ягын соңыннан тигезлисең, җиккән саен остара барасың, әкренләп кµч тә арта. Авызлыклаган чагыңда гайрәт белән ныклы тотынмасаң, ат буйсынмый, бәләкәй итә. 4-5 фләгеңне ат чанасына урнаштырасың да елгага мәкегә суга юнәләсең. Килеп туктауга тәүләп, атыңны эчерәсең, артабан чиләк белән мәкедән су алып, феләкләреңне тутырасың. Озак булашасың килмәсә, аларын мәке янына ук алып барасың. Тулыларын әйләндерә-әйләндерә ат чанасы кырына алып барып, күтәреп саласың. Чираттагы суга баруда, урамда нәрсәдәндер кисәк кенә атым µректе дә китте. Феләкләр чәчелеп калды, чанадан мин дә килеп тµштем, әмма, күп еллар үткәч бу күренешне күзәтеп торган Тәнзилә апа: “Кар µстеннән, чана яныннан шуып барасың, тик дилбегәңне кулыңнан ычкындырмыйсың, атың µркеп чаба”, – дип хәтерләде. Дилбегәне җибәргәч, атың туп-туры 8 чакрым арада яткан күрше авылга тора да чаба бит! Абзардагы тиресне дә илтеп түгәсең, йорттагы кар да чыгарыла. Мин булышмый, әтигә кем булышсын, башка балалары үсеп, чыгып китеп беткәннәр бит. Әти белән кµтү кµткән чакта иярле атта туздырылган озын чәчләр җилдә күтәрелеп очып барганчы, ыргый-ыргый чабулар, гомумән, атның кадерен бәләкәйдән беләм мин.

...Тәгаенләнгән адрес буенча килеп туктадык, утарда ике ат тора. Хуҗа белән сµйләшкәч, безгә алмачуарын күрсәтте. Күңелгә ятты ул, сораган хакны биреп, йµгән сорап алдым да, атланып кайттым да киттем. Балалар әтиләренең “копейка”сында кайтыр якка юнәлде. Алмачуар белән әкрен генә сµйләшеп, 7 апрель кичендә бер-сәгать ярым эчендә кайтып та җиттек. Ул мине саклагандай гына, ипләп кенә атлады. Икенче кµнне җиккәч тә ошады ул күңелемә. Атлап кына йµри белми, гел юртып йµрүче матур бия иде ул. Кышларын кµртләрдән ыргып-ыргып, йµген тырышып тарта-тарта чыга иде. Җәй кµне дә, гәүдәсе артык зур булмаса да, зыңкытып тµягән йµкне эчке кµче белән укталып тартып алып китә, тауларны тµшкәндә дә осталык белән, сабыр гына тµшә иде. Элеккеге хуҗасы: ”Әйтергә дә µлгерәлми калдым, ул хатын атланды да китте дә барды. Ул бия бик атландырып бармый иде, сәнәк сабы белән эченә тµртеп, акыртып, суккалый торган мал яратмый торган малаемны күтәреп бәреп, башын ярган иде, ярый машиналы күрше Борайга алып барып ярасын тектереп кайтты”, – дип бер авылдаш артыннан хәбәр җибәргән. Без моны белмәдек тә, язгы пычракта дүрт яшьлек кызымны да ияр алдына утыртып, ике чакрымлап утыртып алып бардым, юкса. Ә мәхлүгем, µстендә бала утырып барганын аңлагандай, сак кына, салмак кына атлады.

Икенче колынын кµтеп йµргәндә мин дә µченче балама авырлы идем. Алмачуарым сердәшемә әверелде, күңелем боеккан чакларда аның янына чыга идем дә, ул каршыма нәфис аяклары белән җитез генә йµгереп килә һәм без, кәртә аша үрелеп, бер-беребезгә башларыбызны терәшеп, битебезне биткә куеп иркәләнеп торабыз, аның да күзе яшьләнә, минем дә күңелем тула... Ул минем сµйләвемне сабыр гына, игътибар белән тыңлый. Шундый җиңел булып кала! Гаиләбездә малны яратып баручы бер мин генә булганга, колыны тугач, сатып җибәрергә булдык. Малны оста карый белгән, мал җанлы Берләч абзыена биреп җибәрдем уңган, акыллы дусымны. Кеше белән кеше арасында аерма булган кебек, ат белән ат арасында да аерма бик зур шул! Күрше авылда калган тәүге колыны да инде күптәннән олы ат булды. Хуҗалары күргән саен миңа рәхмәтләрен җиткерәләр. Алар да мал җанлылардыр, юкса, рәнҗетүчеләрен, сыртындагы җайдагын күтәреп бәрергә дә күп сорамый ул атлар.

Читайте нас