Урманнарда адашып калсаң,
Җиләк чүплә җырлый-җырлый.
Әрем бирсә кемдер, рәхмәт әйтеп,
Дару яса, бирүчене зурлый-зурлый.
Караңгыда калсаң, күзләрең йом, соңрак,
Кисәк, бәхет яктысы күзең кисмәсен.
Уныш килеп ишегең шакыганда,
Син әзер тор, кире китмәсен!
Һәр сынауны горур каршылый бел,
Файда табып һәрбер мизгелдән.
Бәхетләрне күреп-ишетсен дип кеше -
Фани дөнья шулай төзелгән...
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.