Җир күшеккән инде салкынлыктан,
Калтыранган кебек тәү карашка.
...Көзге сагышларга аклык биреп –
Кар түшәлде бүген киң тарафка!
Кара көзнең әле зөфаф киче –
Кары белән назлап, кыш иркәли.
Кыш илендә бербөтеннәр алар –
Язлар, бу икәүдән туа микәнни?
Сөю көтеп арыган, туңган көзне,
Кырыс кышым шашып иркәли...