Кәләш таҗлы нәфис ромашка –
Гашыйкларның сөю билгесе.
Һәр тажында сорау билгесе.
Гади генә, ап-ак ромашкалар,
Бирешмисез давыл, җилләргә.
Яратуның керсез билгесе сез,
Дәва – сөю дигән чирләрдән.
Исләреңне барысына өләшәсең,
Гүзәллегең синең мәңгелек.
Гади булып кала белгәнеңә