Барлык яңалыклар
Әдәби бит
21 февраль 2020, 18:35

Ир-егетләргә

Сез бит кыю, сез бит көчле,Гел горур атлаучылар.Һәммәгезне дә котлыйбыз,Ватанны саклаучылар.Илне дошманнан саклау –Ир-егетнең бурычы.

Әниләрне, балаларны
Гел курчалап торучы.
Ир-егетләр, сез бик кирәк
Безнең белән атларга.
Тырышыгыз вәгъдәгезне
Намус белән акларга.
Бергә янәш бару җиңел,
Көчле иңнәр булганда.
Ялгызлык бәхет түгел ул
Тормыш дигән юлларда.
Сез батыр да, сез көчле дә,
Бездән сезгә шул теләк:
Һәрвакытта гүзәл затка
Булыгыз ныклы терәк!
Әлфидә Галләмова.
Читайте нас: