Барлык яңалыклар
Әдәби бит
18 февраль 2020, 12:45

Кулларында – ядкәр гармун

Кулларыма алам гармунымны,Тезеп китәм сагыну сәламен.Күрешүләр мәңге булмаса да,Рухкайларың яши беләмен! Уйнап киткән гармун басмагындаБармак эзкәйләрең саклана.Кадерле син миңа, ядкәр гармун,Күкрәгемә кысам сак кына.

Әткәемнән калган соңгы бүләк,
Ул саклана өем түрендә.
Зур горурлык белән кулга алам
Хис-тойгыга бирелеп бүген дә.
Фәнилә Гайсина.
Үткәннәрне хәтереннән барлап Фира апа Бадрак мәдәният йортына юл алды. Бүгенге концерт Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, шуңа күрә дә гадәттәгедән артык дулкынланды ул... Фира апаның фронтка киткән әтисе Идиятулла абыйга туган нигегезенә кайтып, дүрт баласын сөеп үстерергә насыйп булмый. “Әнкәем бик уңган булды. Авыр сугыш елларында ачка интектермичә, барыбызны да исән-сау саклап кала алды. Ул елларда ашаган үләннәрнең файдасын сөйләп бетерерлек түгел. Анабыз йөрәк ярсуларын әтиебез калдырып киткән гармунын кочагына алып баскандыр. Бик тә матур итеп уйный иде ул атам калдырып киткән гармунда. Әткәгез уйнаган көй, сугышка шушы көйне уйнап китте дип кабатлар иде ”, – дип, хатирәләре белән ихлас уртаклаша Фира апа. Апабыз үзе дә шул ядкәр-гармунда уйнарга өйрәнеп үсә һәм әле дә әтисен юксынып, үзе еш кына ишетеп үскән көйләрне башкара. Бүгенге концертта да дүрт бала карап үстергән, оныклар сөеп яшәүче Фира апабыз гармунга җан кертеп, әтисенең өзелеп калган моңын яңгыратачак. Аның дулкынлануының сәбәбе дә шунлыктан.
Читайте нас: