– Урман уртасында, уелдык җирдә кечкенә генә күл кебек ич ул, агып китеше дә кыйблага таба. Әнигә ияреп барган чакларымда, кара-кара, чишмә сөйләшә, ул бит эндәшә, дип әйтә торган идем. Ул бит, чишмә уртасының төбеннән балдакланып, куыклар чыгарганы, тын алышы кебек һава күтәрелгәне өчен тере исемен алган, – Наилә Нурдан һич тартынып тормый, күрше егетен үз итеп сөйләште.
– Аның суы белән юынган кызларның чибәрлеге артканнан-арта бара икән дигәннәрен дә ишеткәнең бармы, Наилә? Әйдә, берәр көнне чишмәне күзләргә икәүләшеп барабыз.
– Эй, кызык та инде син, Нур абый! Кызларны гына күзлиләр ул! – дип челтер чишмә төсле яңгыратып көлде дә, өйләренә карап йөгерде.
Кыз киткәч тә, озак кына уйланып, имән кәүсәсенә битен терәп торды әле Нур. Гүя шушы имән кәүсәсеннән авылга нигез салырга килгән зүрәтисенең әтисе тавышы ишетелә иде: “Наратларны, башка агачларны киссәгез дә, авыл янында үскән имәннәргә кагылмагыз. Алар авылның тәүге көннәренә шаһитлар һәм буыннарыбызга безнең турыда хәбәр салучылар, сакчылар да”, – диде ул. Әтисе сабый чагында зүрәтисеннән бу сүзләрне ишетеп калганлыгы хакында улына берничә кабат сөйләгәне бар. Әйе, Ком тавы ягында ике сакчы, Урман авызы алдында бер, Чишмә башы янына үтә торган болында ике, авылның һәр ике башында берәр имән үсә. Авылдашлар аларга сакчылары кебек карады. Нурга аларның барысы да кадерле, әмма шушы урман як сакчысын, ни өчендер, аеруча үз итә. Әле күрше кызы Наилә белән биредә сөйләшеп торганына да шат. Саба җилләре кебек аның назлы тавышын имәнкәй дә ишетте бит. Йөзеннән елмаю китмәгән, һәрчак ихтирамлы, үзеннән биш яшькә кечерәк бу сөйкемле кыз турында имән-сердәшенә күптән ачыласы килгән иде инде аның.
Кордаш кызлар да юк түгел. Кичке уеннарда Нурга охшарга тырышып, аның белән үзләре дуслашасы килеп йөргәннәре дә бар. Әллә ни ачыла алмады шул аларның берсенә дә. Ә менә Наилә күңеленә нишләптер якын. Бәләкәйдән урам яме булып йөргән күрше кызы, хәзер бигрәк тә күркәм булып буй җиткерде. Әнисе дә ул кырларыннан уза башласа: ”Бу Әдипнең кызы фирештә кебек, хур кызлары да мондый чибәр булмас. Аяк басып атлап йөрүләрен генә күр! Көянтәләп судан кайткан чакта чиләкләреннән бер тамчы суын чайкалтып түгәр лә. Күзләр тимәсен дә, бәхетләре генә булсын инде кыз балакайның”, – ди.
Бәхет ни үзебезнең кулда инде. Хәзер колхоз да аякка ныклап басып килә, шөкер, басуларда игеннәр мул. Сыерың, сарыкларың булса, кош-корт асрасаң, гаиләңне авырсынмыйча карарга була. Усактан өй салып җибәрәсең дә, бакчаңны, кош-кортыңны үрчетеп, колхозга эшкә йөрисең. Өй тутырып кыз-уллар үстерәсең. Тырышкан кеше югалмый ул. Рәис тә: “Тракторчы булырга укытырга җибәрәм мин сине, Нур, эш сөя торган атаның баласысың, ышанычымны акларсың әле”, – ди. Тракторчы да булырмын, Наилә белән гаилә дә корырмын. Чибәркәй генә мине үз итсен! Махы биреп тормабыз, әтәй белән инәйгә булышып тәүдәге мәлдә яннарында яшәсәк, энекәшләр үсүгә башка да чагарбыз... Нур шулай уйлады.
Тик якты хыялларны, өметләрне 1941нең июнь иртәсе җимерде шул... Күп тә тормый Нурны фронтка чакырып повестка китереп тоттырдылар. Әтисенең сугышка барырга яше чыккан, ә ике энесенең кермәгән. Уйламаганнан ил белән күтәрер кара көннәр алга килеп басты. Өй саен сугышка икешәр, өчәр кешене – әтиләрен, улларын озата башладылар. Аларның гаиләсеннән Нур гына китәчәк. Әнисе бу хәбәрне ишеткәч куырылып төште.
– Эй балам, терәгем-таянычым булырсың дип кенә үстергән идем, ут эчләренә китәсең бит, – дип, кайгысыннан кара янды.
– Я инде, инәй, бөтенләй кайтмас өчен киткән кеше кебек сөйлисең минем турыда. Дошманны илдән куып чыгарабыз да, кайтып, чыршы бүрәнәдән яңа өй күтәрәбез әле! – Нур анасын шулай тынычландырды.
– Алла боерса, дип әйт берүк, балакаем. Исән генә кайтсаң ярар иде. И-и, бу нимескә нәрсә җитмәде икән инде, кеше ашаучы бүреләргә! – диеп, үкседе ана.
Таңнан район үзәгенә юлга чыгабыз дигән хәбәрне рәис үзе килеп әйтте. Капка төпләрендәге эскәмиядә ялгызы гына утырган Наиләне күреп, Нур аның янына атлады.
– Нур абый, фронтка китәсеңме ни? – диде кыз, йөзендә булган гадәттәге елмаюының чалымы да сизелмәде.
– Әйе, фашистларны дөмбәсләп кайтмыйча булмас, Наиләкәй. Мин кайтуга үсеп тор, яме, – диде Нур, күзен кыса төшеп, шаяртып.
– 17 яшьлек кызлар бәләкәй булмый инде, Нур абый. Тизрәк кайтыгыз, берүк. Нур абый, әйдә Тере чишмәгә барып киләбез, ул сиңа фатихасын бирсен! – диде чая кыз.
Сакчы имәннәр яныннан үтеп, урман үзәненә табан юл тотты алар.
– Нур абый, җитәклә әле, артыңа җитеп булмый, – диде Наилә.
– Әкрен генә йөрсәк, өйдәгеләр югалтыр, иртәгә таңнан юлга бит, Наиләкәй, – дип, ул кызның бәләкәй генә кулларыннан җитәкләде.
Нурның башында мең төрле уйлар кайнашты. Бәлки, шушы туган авылындагы киче соңгысы булса, чынлап та, кирегә кайталмаса. Булмас, егерме бер яшьлек кенә көе нишләп бу дөньяны ташлап китә ала ул, булмас. Кайтыр, кайтачак ул!
– Наилә, мин фронттан кайтканчы беркемгә дә кияүгә чыкмыйча, мине көтәсеңме? Кире кайткан көнне үк мин сине үзебезгә алып керәчәкмен, хатыным итеп, ризасыңмы? – дип, әйтеп салганын егет сизми дә калды.
– Нур абый, нинди кияү сөйлисең, оялтма әле.. – дип, күрше кызы кызарынып, башын аска иеп атлый башлады.
Күп тә үтми алар бәхет дагасы кебек кенә уелып яткан урман чишмәсе –Тере чишмә янына килеп тә җиттеләр. Икесе дә тын да алмыйча, әсәрләнеп, көмеш суга текәлделәр. Һаман вакыт табалмадылар бит бирегә парлашып килергә, карасана, нинди рәхәтлек монда, дигән уй иде аларның икесендә дә.
– Әнә, бит, чишмә сөйләшә, Нур абый, – дип пышылдады кыз, уймак кебек түгәрәкләр хасил булган чишмә төбенә ымлап.
– Әйе, бабаларыбыз шушы серле чишмәне эзләп килеп, биредә авыл корганнар инде... Башка җирдә мондый чишмә юк, Наилә, бел шуны!
Сөйләшеп сүзләре бетмәде ике күршенең. Аларның сөйләнгән сүзләре дә, киләчәккә булган өмет-хыяллары да Тере чишмәнең көмеш суы кебек саф иде. Җитәкләшеп кайтыр якка чыктылар. Эңгер үзенең өрфия генә булган кара япмасы белән авыл өстен япты. Нурларның тәрәзәсеннән җиделе лампа яктылыгы сирпелә – өйдәгеләр аны көтә иде.
– Наилә, хәзер кер дә, йокларга ят, син иртән торуга без киткән булырбыз, яме. Шулай беркөнне син йокыдан уянган вакытта фашистларны җиңеп кайтып та җитәрмен, сизми дә калырсың. Минем белән сөйләшер сүзләреңне, Тере чишмәгә сөйләрсең. Көт, акыллым, күрше абыеңны, яме. Син йокыңнан уянуга кайтам... – шулай диеп, Нур кызның кечкенә кулларын учына кысты.
– Кайтырсың, яме, – дип, һәм тагын күрше егетенә әйтер әллә күпме сүзләрен үзе белән алып, капка төбеннән кереп китте Наилә.
... Декабрь аенда, Нурның Мәскәү шәһәре янында хәбәрсез югалганын хәбәр иткән өчпочмаклы хатны почтальонка бер иртәдә кайгылы йөк итеп авылларына алып кайтты. Наилә бу хәбәрне ишетү белән, чын түгелдер, ялгышканнардыр дип, көрт яра-яра сакчы имәннәр яныннан Тере чишмәгә ашыкты. Булмас, күрше егете, Нур абыйсы югалмас, чишмәгә әйтим әле бу сүзләремне... Кайтам, бер таңда кайтып төшәрмен дигән иде бит ул, дип кабатлады. Аның битеннән агып төшкән күз яшьләре мамык шәленә төшеп, бәскә әйләнә барды... Бу мәл ак карлар, Нур белән Наиләнең эзләрен суытмыйк дигән кебек, сукмакны көрткә тутырып, кочаклап алганнар иде. Алар башкача бергә бу эзләрдән кабат атламаячак, чөнки сугыш дигән аҗдаха бөтен хыялларның астын-өскә китерде, имәндәй өметләрнең тамырына балта чапты. Карт кыз исемен күтәреп, Наилә гомер буена ата-анасы янында яшәде. Кайтыр, Нур кебек егетләр кайтмый калалмый, бер көнне йокыдан уянуына кайтып җитәр, дип өметләнеп ятты ул һәр кичтә йокысына. 60 еллап шундый өмет белән яшәде. Әти-әнисен соңгы юлга озаткан еллардан соң, инде бөтенләй япа-ялгызы яшәгән ап-ак чәчле Наилә, бер таңда бөтенләй уянмады. Төшендә Нуры Тере чишмә сукмагыннан аңа таба кулларын сузып килә иде, куанычыннан нишләргә белмәгән кыз сөеклесенең кочагына керде дә эреде дә бетте...
78 ел вакыт арасы авыл сакчылары – имәннәргә ныклык өстәде, гайрәтләрен тагын да арттырды. Хәзер инде Тере чишмәне эзләп баручылар сирәгәйде, әмма ул исән, барысын да хәтерли. Һаман да куыклар чыгарып ни турындадыр сөйли... Тик аны тыңлаучылар, имәннәр белән сокланучылар гына каядыр булып беткән. Авылда яшәүчеләрнең саны дистәгә дә җитми. Эх, Нур кебек егетләр исән булса, бәлки, барысы да башкача булыр иде... Тик вакыт үзенең томандай катламы белән барысын да җуя килә шул.