Барлык яңалыклар
Әдәби бит
31 декабрь 2019, 13:00

Яңа ел килә!

Кыш бабайның тынын сизәсезме,Аннан туа ап-ак бөртекләр.Карсылуның елмаюы булып,Бәсләнәләр кашлар, керфекләр.

Бураныннан бурап килер көннәр,
Энҗеләрен сибә Кыш бабай.
Төнге күккә маяк итеп элгән
Якты учак – яңа сабый-ай.
Бүгенге галәмәт Суык бабай эше,
Бу гайрәтне сизә һәр кеше.
Бәхет, сөенеч, уңыш өләшү дә
Кыш бабайның мөһим, төп эше!
Бурап-бурап яуган карлар аша
Яңа еллар килә күр, кеше!
Миләүшә Усманова
Читайте нас: