Барлык яңалыклар
Әдәби бит
25 декабрь 2019, 19:10

Бүрәнә җылысы (Хикәя)

Нәзирә әби мондагы карауатын гына үз мөлкәте итеп күрә. Чөнки утырса да, кайчан тели – ятса да ул үзенеке генә. Карауаты янындагы тумбочкасы да бар да соң, ул да аныкы санала болай. Тик биредә эшләүче хезмәткәрләр кайчан кирәк, шунда ачып карый ала анысын.

Имеш, анда ашамлыклар булып, бозылып-күгәреп ятмыймы, тәртипме, шуларны тикшерәләр. Анысы, кирәк булса, карауатындагы постельләрен дә карап кына торалар инде. Шулай булгач, монда аның үз мөлкәте, үз әйбере юк, дисәң дә була. Үзе белән алып килгән бәләкәерәк сумкасы бар барын да, кирәге чыкса, аны да тикшерергә мөмкиннәр. Юк, ачуланмый ул мондый карап йөрүләргә, җиде ата баласы җыелган җирдә төрле хәлләр булгалый. Нишлисең соң, уртак җир шул бу. Әнә каршысында гына Нәзирә әбидән яшь буенча бәләкәй, әмма бөршәйгән тагын бер кортка ята. Ята дип, ята-тора йөри, ул бүлмәләреннән бик сирәк чыга. Үз алдына сөйләшә, эндәшсәң күпчелек акаеп кына карый да, Нәзирәгә сыртын куеп, икенче ягына борыла. Банкасын ачып, еш кына, ютәлләгән саен шунда төкерә. Шул савытын я тумбочкасының өстенә, я караваты янына идәнгә куеп тора, кул астында гына булсын дидер инде. Нәзирә әби ул ютәлләгән чагында шул якка бик карамаска тырыша да соң, күз бит, күрергә туры килә. Аптырагач, ул үзе дә стенага карап борылып ятты. Эх салкынсың шул, салкынлык бөрки үзеңнән, өйкәемнең агач стенасына ни җитә, дип сөйләште ул кирпеч стена белән. Ызбамның бүрәнәкәйләрен сыйпаган саен, учыма җылылыгы сеңеп кала иде. Үз өйкәемнең һәр идән тактасын, шундагы ярыкларына кадәр өзелеп сагынам шул дип, стена белән үзенең арасына юрганын кыстыра бирде. Менә шушы таш, буялган стенаның салкыны җанына төшеп өшетә дә инде аның. Бирегә килгәч, ашау яхшы булса да, ябыкты ул, әллә шушы салкын таш стена суырды аны. Яткан урын-җирләре таза, әзерләгәннәрен ашап бетереп булмый, әмма калган бәндәләреңә монда килеп эләгергә язмасын. Үзенең өе түгел инде! Яшьтән үк чирләдем дип, дәваханәгә генә барып ятырга да теләмәде ул. Шуңа күрә сырхаулап китсә дә, авыруын аяк өсте генә үткәрер булды. Башкалар бүлнискә барып дәваланып кайтуны мәртәбәгә санаса, мондый уйдан Нәзирәнең коты очты. Әнә шул стеналарының салкынлыгыннан курка иде булса кирәк. Бүлмә эче җылы булса да, таш стенага җылы өреп булмый, таш, таш инде ул. Кадыйре, әле икесе дә көчле вакытларында: “Кортка, үз көчебез барда, әйдә тагын бер өй бетерик, әллә монысын кирпечтән салабызмы соң? Картлык көнебездә шунда чөкердәшеп яшәрбез икәү”, – дип сүз каткан иде. Кадыйренең кортка дип эндәшүе, яратып, үз итеп әйтүе иде. Нәзирә аңа, 22 яшьлек егеткә, 18 яшьлек көе генә килде. Якын итеп, әнә шул вакыттан ук, өйләнешкәч тә “кортка” исеме күтәрде ул. Охшагач әйтсен соң, бергә генә булыйк дип уйлый торган иде Нәзирә. Акыллы булды ире, гомер буе какмады, сукмады. Өй салу ниятен дә хуплады аның хатыны, тик әнә шул таш-кирпеч сүзен генә ишетергә дә теләмәде. “Юк, әй син, бүрәнәдән булсын берүк, таш тартучан мине, бурадан төзик, яме”, – дип җаваплады. Бабаена үзенең яраткан “әй син”ен иркә итеп кабатлап. Кире какмады ире аның сүзен. Чыршы бурадан, хәзер инде өченчегә менә дигән өй җиткерделәр. Тәүгесе, өйләнешкәч тә юкә бурадан, икенчесе усактан иде. Чыршы өйдә озак яши алмадылар бергә. Кадыйренең кабыргасына сыерлары типкәч, дәваханәгә барып тормады шул, бәрәңге утырткач диде, аннан печән беткәч дип йөреп, бүлнис ишеген ачып керүгә, кабырга үпкәгә ябешеп, шул имгәк булып, яман чиргә үк әйләнгән булып чыкты. Сәбәбе шул булдымы, әллә әҗәлгә бер сылтау гына булдымы, Кадыйре бакыйлыкка күчте.
Балалары булмагач, карт көнендә чыршы өйдә иренең сөйгән корткасы бер үзе ятим калды. Яшәде, ялгыз калгач та, сыерын да бетерми яшәде дистә еллар, аннан сарык, кош-корт кына калдырды. 83 яше тулгач, кышын утынлыктан ярган пүләннәрне алып кереп ягу авырлашты аңа. Бер ел инде чишмә суына да үзе баралмый, моңа кадәр әкрен генә, бәләкәй чиләкләрен асып, көянтәләп барып кайта иде, кышын да сукмактан вак-вак кына атлап булса да барды. Кое суы белән генә чикләнә хәзер. 85енең көзендә авыл биләмәсеннән килеп: “Әбекәй, сезнең бәләкәй авылыгызга барыбер әле генә газ килеп җитәр дип әйтә алмыйбыз. Әллә кыш чыгарга булса да үзебезнең райондагы картлар йортына барасыңмы соң? Уйла әле, әбекәй, бер атнадан җавабыңны әйтерсең”, – диделәр. Авыллары бетеп бара, авылның теге башында дүрт өйдә генә ут яна. Өйләр бикле тора хәзер, чордашлары үлеп бетте. Җәй көне ни отпускыга дип кайткан балалар 5-6 бикле капканы ачып керә лә ул. Аларның очында мәрхәмәтле Сәгыйрә килене Фәния генә калды. Ул да 70не тутырды. Аның ичмасам, балалары бар, өч-дүрт көн саен килеп торалар. Ярый шул Фәния нәрсә пешерсә шуны күтәреп, хәлләрең ничек дип көн дә бер кереп чыга иде. Рәхмәт аңа, тамакка элек тә Нәзирә нык булмады, хәзер бөтенләй нечкә. Фәния ачулана, ашамыйсың, хәл шул ашау белән керә бит инде ди. Яккан мунчасыннан калдырмады. Рәхмәт яусын аңа.
Атна буе уйлап йөрде кортка. Фәниягә дә кыш көннәре җәфа гына булырмын, ул да яшь кеше түгел хәзер. Булмаса, кыш чыгарга гына барыйм, язгылыкка кайтырмын, боерса. Бәрәңгеләремне Фәниямнең базына салырбыз да, яраннарымны да ул алып калыр. Тәвәкәллим, булмаса, кыш чыкканчы гына дигән фикергә килде. Кадыйр:”Кортка, өебезне ташлап чыгарга ашыгып, уйлап куйма беркайчан да, берәрсен иптәшкә яшәргә кертеп булса да, өйдән чыгып китмәскә тырыш яме”, – дигән васыять сүзләре әйткән иде, әйтүен... Зур йозагын элеп, капкасына терәү салып, шулай тәвәкәлләде ул монда.
Шул уйларга бирелеп ятты ул менә шушы таш стенага карап. Инде җир өстенә карлар да түшәлде. Әнә мондагы тәрбияче кызлар Яңа ел, Яңа ел дип бәйрәмгә әзерләнә башлады. Биредә тәрбияләнүчеләрнең карашларын ниндидер өметсезлек томаны каплап алган. Һәрберсенең аерым язмышы, монда килеп эләгүенең үз тарихы. Мәрхәмәтле кешеләр көн саен әби-бабайларга дип күчтәнәч-сәдакаларын китерә, дәүләт тә кайгырта рәхмәт, шәфкать туташы, әллә ничә хезмәткәр йөгергәләп кенә тора. Картлар гына кайберләре ваксып, кайберләре усал сүзләрен ычкындырырга да күп сорап тормый, кайберләре рәхмәтле, шәфкатьле карашлары белән мондагыларга җавап бирә. Бәлки бу бәхетсезләрнең, өйләреннән чыгып китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең күңеленә шул таш стеналарның салкыны күчкәндер, карашларын да шуңа тоныклык һәм салкынлык биләп алгандыр? Кайталсам гына ярар иде өйкәемә, апрель азакларына кайтарып җибәрмәсләр микән дигән өмет әле Нәзирә әбинең күңелен җылытып тора. Алдагысын бер Аллаһ кына белә шул... Кортка кытыршыланып, буыннары чыгып беткән бармаклы учларын битләренә тери дә өенең бүрәнә җылысын тойгандай була. Монда эшләгән кызлар кәлидурда чыршы бизи бугай, булмаса, алар янына чыгып бераз карап торыйм әле, дип уйлап, карауатыннан торды карчык. Шунда кояштай балкыган шәфкать туташы бүлмәләренә ашыгып килеп керде һәм: “Нәзирә әби, сезнең янга килделәр, сөенче ”, – диде. “Бәй, балам, кем булыр, силсәүиттән килделәр микәнни? “ – дип, аптырап калды әбекәй. Ул да булмады, мамык шәлен иңнәренә салган авылдаш Фәниясе ишекне киң итеп ачып, аңа каршы атлады. “Нәзирә түти, ни хәлдәсең? Әйдә, кайтыйк, авылга. Кызым белән киявем пенсиягә чыгып, минем яныма яшәргә кайтты. Инде бер ай була. Утынны да җитәрлек сатып алган идең, әйдә, синсез ятимсерәдем, ике ай эчендә үлеп сагындым, өеңдә икәү бергә яшәрбез, ризасыңмы?” – диде. “И-ии, колакларым ялгыш ишетмиме, Фәния! Әйдә, балам, өемнең бүрәнәләре җылынмаслык булып өшегәнче. Рәхмәт, бәбекәйләрем, кайтам-кайтмыймы соң?” – дип, куанычыннан нәрсәсенә тотынырга да белмәде әби. Әллә бу сүзләрне стенага табан борылып яткан бүлмәдәш әби дә ишетте, ул ютәлли-ютәлли идәндәге банкасына үрелде, аның да агарынган, миңа инде барыбер дигән йөзендә елмаю чаткылары күренгән сыман булды бу минутта.
Миләүшә Усманова.
Читайте нас: