Барлык яңалыклар
Әдәби бит
9 декабрь 2019, 18:00

Килсен әйдә, Яңа елларым!

Елларым ул минем байлыкларым,Анда калды сабый чакларым.Ул елларда үткән гомерләрем,Анда минем яшьлек чаптарым...

Юлларымда булды кайгыларым,
Сөендереп килде шатлыклар.
Елларымда ал таңнарым атты,
Төннәремнән алар артыклар.
Көннәремнең давыллары булды,
Гарәсәте, көчле бураны.
Тугайлардан җылы җилләр исте,
Минем өчен генә булганы.
Мин аларны һаман көтәм әле,
Үткәннәрем сагынып елармын.
Кар бөртеге пышылдады миңа –
Килер юлда Яңа елларым.
Вәсилә Хәмәтнурова, Силасау авылы.
Читайте нас: