Барлык яңалыклар
Әдәби бит
14 октябрь 2019, 18:21

Юныс бай көзгесе

Үзгәрешләр чоры килеп тугач, Иске Бикмәт урта мәктәбенең бер бүлмәсен Бадрак авыл биләмәсенә караган Иске Бикмәт филиалы эшләр башкаручысының бүлмәсе итеп билгеләделәр. Аның түрендә метр ярым биеклектә буявы да таушалмаган бик борынгы көзге урын алган иде. Бу – Юныс бай көзгесе. Аның яше100 елдан артык. Байтак еллар ул Жданов исемендәге колхозның бухгалтериясе бүлмәсендә торды.

Революциядән соң колхозлашу елларында Юныс байның җиде абзарын шул мәлдә оештырылган “Профинтерн” күмәк хуҗалыгы файдаланды. Амбарлар барысы да смолага буялган имән субайларда торды. Амбарлар астыннан җил генә түгел, кәҗә-сарык та йөгереп үтәлә иде. Ә инде алты амбарын сүтеп Иске Бикмәткә, күмәк хуҗалык булып оешкан “Кызыл нур”га амбарлар итеп салалар. Юныс бабай өенең бер өлешен колхоз идарәсе итеп салып куялар. Ә көзге 81 ел буе истәлек булып торды. Тик 2018 елдан соң бу көзге күренми, антиквариат буларак, югалу язмышына тарымады микән? Байның калган складлары, мал абзарлары белән 1941 елны Үләйдән күчкән МТСлар файдаланды.
(Дәвамы бар.)
Читайте нас: