Барлык яңалыклар
Әдәби бит
10 октябрь 2019, 12:27

Оҗмах үзе шулдыр инде...

Тормыш бит ул һәрчак ике яклы: Була агы, була карасы. Кайчагында килә шатланасы, Ә кайвакыт елап аласы.

Оҗмах үзе шулдыр инде, дип,
Сөеләбез, шашып сөябез.
Кайчагында көнләшүгә түзми,
Тәмуг утларында көябез.
Мәхәббәтнең сихри канатында,
Җиденче кат күккә менәбез.
Тик нигәдер, тылсым көче үткәч,
Без кабаттан җиргә төшәбез.
Шул вакытта, йөрәк ярсыганда,
Тулып ташкан чакта күңелем.
Кулларыма дәфтәр, каләм алам,
Туктатырга теләп мизгелне.
Кулларыма каләм алган чакта,
Ак кәгазьгә түгелә хисләрем.
Тик барысын язып аңлатырга
Җитмәс төсле дәфтәр битләре...
***
Күл өстендә йөзә ике аккош,
Карап торам, шуңа сокланып.
Хыял дөньясына эләккәндәй,
Хисләремә торам чорналып.
Нинди горур, гүзәл кошлар,
Чын мәхәббәт, сөю билгесе.
Үз парыннан башка яшәмиләр,
Һаләк булса әгәр бересе.
Аккоштан да тугры җан иясе,
Бармы икән якты дөньяда?
Парсыз калса әгәр ул бичара,
Ташлана ди биек кыядан.
Күл өстендә йөзә ике аккош,
Карап торам шуңа сокланып.
Аккош төсле саф мәхәббәт
Насыйп итче миңа, Ходаем!
***
Тау итәген ерып елга ага,
Төптән чыга чиста сулары.
Шул елгадай ташар кебек,
Күңелемнең сагыш, моңнары.
Күпме генә түзеп булыр икән,
Йөрәгемдә янган утларга.
Сөйлим микән җан-серемне,
Гөрләп аккан шушы суларга?
Тыңлый елга мине тыныч кына,
Аңлый сыман барлык сүземне.
Әйтә төсле мине юатып,
“Күп калмады, бераз түз инде”.
Сез дә әгәр минем кебек,
Дөрләсәгез янар утларда.
Сөйләгез сез серләрегез,
Тыңлый белгән агым суларга.
Айсылу Гыйлманшина – Ибатуллина.
Читайте нас: