Гөлләр үрелә кояш нурларына,
Иркәләнеп җәйге көннәрдә.
Чәчәккә тиң тормыш теләп,
Мизгел атлый алтын көзләргә...
Татлы мизгел нуры сибелде дә,
Таңнар атты көн дә алланып.
Гөл-чәчәкле җәйнең гүзәллеге,
Җимешләргә күчте балланып.
Гомер кебек җәйләр үтеп китә,
Җәйләр янә килә, ә гомер – юк,
Уңышларын биреп китсә дә...
Җәй моңнары калды үткән көндә,
Тәрәз шакып, Сөмбел эндәшә.
Көзге көндә ихлас көлә-көлә,
Җәйге таңнар атлый янәшә...
Саубул инде, янә, җәем диеп,
“Әби чуагы” ихлас эндәшә...