Барлык яңалыклар
Әдәби бит
5 август 2019, 16:43

Могҗизалар илендә

Табигатьнеңмогҗизаларына сокланып бетәрлек түгел. Танып буенда хәзер көрән, күкчикерткәләр күренсә, җирән-ал йомраннар чапса, Борайның үзендә дә кызыклыүзгәрешләр бар.

Зул булмаган буа буенда агачлыкларда сары кошлар оча, элек-электән яшәгән башка билгеле кошлар белән дуслардыр инде, барысына да урын җитә. Ә кондызлар (бобр) су өстеннән күренсә, үзе бер шатлык. Алар дистанцияга кросста кебек узышып та алалар, бер-берсе белән бала-чага кебек шаярып та, төртешеп тә өлгерәләр. Яннарына килсәң, атлаган тавышларны ишетәләрдер инде, вакытлары булмаса, берсе генә булса да суны дулкынландырып, башын чыгарып, койрыгы белән суга шапылдатып, берничә минутка гына булса да күренеп китә. Йөрәктә туган якынлык хисен сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, без барыбыз да Ходайныкы, бер-беребез белән бәйле икәнне сизәсең. Иртән иртәрәк чыгып керәсеңме, кичме – берәр яңалык, гадәттә, була.
22 июль көнне (көнен хәтерләмәслек түгел) бернәрсә дә үзгәрмәгән, тыныч вакыт кебек булды. Кичке сәгать 10нар тирәсе, әкрен генә су буеннан кайтып киләм, нигәдер бүген кондызлар да күренми иде. Якты булса да, урамда беркем дә юк. Капка кырына килеп җиткәндә кисәк кенә күз алларым яктырып китте. Алдымдагы киңлек хрусталь плазма кебек җәелде. Кырый күз белән аны да күрәм, үзебезнең үлчәнешне дә. Ашыгып йортка кереп, эскәмиягә утырдым. Үтәкүренмәле чиста пыяла кебек пәрдә аша төрле якты, салават күперендәге төсләрдән дә күбрәк төсләр күрә башладым. Сулга карыйм – яңа җир, уңга карыйм – үзебезнең Борай. Үземә үзем “Курыкма, курыкма,”– димен. Ә куркырга урын юк, мондагы матурлыктан һушың китәрлек. Үзем дә аптыраудан башка хис тоймадым. Шатлык икәнен аңласам да. Берничә минут шулай үтте. Күзләремне кысып йомдым. Ачтым – ул киңлек юк. Икенче көнне моны дусларга сөйләдем. Ире тыңлап та бетерә алмады, ошамады, китте. Хатыны әкият тыңлаган кебек (алй түзде), ләкин бер сүз дә әйтмәде. Христиан динендәге ахирәтемә сөйләдем. Ул бик шатланды, нигә анда китмәдең, әле монда нәрсә булганын кем белгән, диде. Мөселман динендәге ахирәтем кояш кебек балкыды.
– Эх, шул вакытта мин дә синең белән булган булсам! 22 июль диндә бәйрәм көне, андый мөмкинчелекне беләләр икән. Фәрештәләрне күрдеңме? – диде.
– Мин аларны күрергә , анда керергә кыймадым бит, кире кайтып булмас дип уйладым, – дидем.
– Булыр иде кайтып. Фәрештәләр белән аралашып та булыр иденәрсә сорыйсың, алар кабул итәр иде, – ди.
Әле сорасак та була инде, дип уйлыйм. Барыбызга да җан тынычлыгы, тазалык, бәхетле яшәргә ярдәи итүләрен сорап, Ходайга бер-беребезгә рәхмәтебезне, яратуыбызны җиткерик.
Рида Раянова.
Читайте нас: