Тыйнаклык җитеп бетми иде микән, бәлки, үзен күрсәтеп, “менә мин нинди” дип, балкыйсы килдеме, әмма шул кәпәрүеннән һич кыенсына белмәде. Артыгын кыйланасың бугай, агай-эне дип, берәү дә эндәшмәде, әмма барыбер янәшәсендәгеләрнең ризасызлыгы күңелләренең бер почмагына яшерелгән иде. Нинди темага гына багышланып сүз бармасын, Шакир һаман мин-мин дип күкрәк сукты. Беркөн шулай, дус-ишләр белән табигать кочагына ял итәргә чыккач, бөтенләе белән “чишелеп” китте. Имеш ул, хатын-кызлар арасында да югалып калмый, бервакытта да сынатмый икән... Аның кәпәрттиновлыгын тыңлый-тыңлый, бәлки, кемдер сокланып утыргандыр, әмма масаю, мактанулар күпләрнең тәмам күңеленә тия, косасыны китерә иде. Шакирның мин-минлегенә нокта, бәлки, өтер генә булса да аның: “Мин – бычаро!” – дигән җөмләсеннән соң куелды бугай шунда. “Әйе, бычаро мин!” – тәмам мактану тауының нәкъ очына менеп кунаклаган әтәч кебек үз-үзенә соклану тавышы белән кабатлады ул шушы сүзне. Табигатьтә әзерләнгән табын артында утыручылар, моны ишеткәннән соң, бөтенләй телсез калды. Шулай да бер мөләем генә ханым, хасыйл булган пауза һәм тынлыкны бозып, сабыр гына, ләкин барысы да ишетерлек итеп: “Ай-һай, бычаросың микән, бичарасың микән”, – дигән сүзен әйтмичә калалмады. Һәм яңгырады ул, хәл иткеч, үз урынына тиз генә утыртып куя торган бичара түгелсеңме, дию – яра өстенә тоз салу. Бичара дигән сүзне ишетү белән Шакиребез тынып калды, гүя яңгырда юешләнеп-чыланып беткән әтәч, мәтәлчек атып, теге биек тау башыннан тәгәрәп, җиргә лып итеп килеп төште...