Туган телебезнең һәм милләтебезнең киләчәге, язмышы, әлбәттә, мәктәпләрдә хәл ителә дисәк, ялгыш булмас. Районыбыз мәктәпләрендә тырыш, уңган, милләт җанлы мөгаллимәләр – туган тел укытучылары булуы куанычлы. Шундыйларның берсе – Әсләмова Әлфия – Борай 2нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әлфия Ринат кызы 2018нче елда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” республика бәйгесендә җиңү яулап, лауреат исеменә лаек булды. Шулай ук, уку елы башланыр алдыннан үздырылган укытучыларның Август киңәшмәсендә аны Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов үз премиясе белән бүләкләде. Әлфия Ринат кызының укучылары “Тукай моңнары”, “Республикамны данлыйм”, “Акмулла олимпиадалары” һәм башка төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар һәм конкурслар җиңүчеләре.
Борай 2нче Гимназиясендә башка предметлар белән беррәттән татар теле һәм әдәбияты фәнен кызыксынып, зур теләк белән укыган, сәләтле, булдыклы укучылар күп. Гимназиячылар ана теле буенча үткәрелгән төрле дәрәҗә олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә актив катнашып киләләр. 2018-2019нчы уку елында Гаилә, Театр елына һәм аерым даталарга багышланган күп чаралар уздырылып бара.
Туган телләр көнен Борай районының Борай авылы 2нче Гимназиясе укучылары зур уңышлар белән каршы ала. 1нче ноябрьдә Уфада Башкорт дәүләт педагогия университетында Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Җырларым сиңа, Башкортстан!” Ботенроссия нәфис сүз осталыгы бәйгесе үтте. Анда 9 сыйныф укучысы Исламов Искәндәр (Укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызы) һәм 2 сыйныф укучысы Хәлимов Илназ (укытучысы Әсләмов Ришат Назиф улы) җиңү яуладылар. Алар Роберт абыйның үзенең кулыннан диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алуга ирештеләр.
Шулай ук, әлеге уку елында гимназия базасында дистанцион олимпиада үтте. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Мин яратам сезне, чордашларым!» дип исемләнгән районара дистанцион олимпиадада Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 100 дән артык укучы катнашты. Илеш, Дүртөйле, Благовар, Бакалы, Борай, Чишмә, Бөре һәм башка районнардан актив катнашкан укучыларга һәм аларның укытучыларына Роберт Мөгаллим улы үзе дә чиксез рәхмәтләрен белдерде. Укучылар олимпиаданың иҗади биремендә «Шагыйрьгә хат» яздылар. Хатларның иң яхшысы дип табылганнары Роберт Мөгаллим улының үзенә Туган телләр көненә бүләк итеп тапшырылачак. Һәр катнашучы – сертификат, җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарга лаек булдылар. Җиңүчеләр арасында гимназия укчылары Батыргәрәева Галия һәм Шакиров Мадис та бар. Әйтеп үтәргә кирәк, дистанцион чаралар татар теле һәм әдәбияты укытуда районда гына түгел, республикада да яңалык булып килеп керде.
“Дистацион чаралар - хәзерге яңарыш чорында укучыларны кызыксындыру өчен яхшы алым. Районара олимпиада быел 2нче тапкыр үткәрелде. Узган елны катнашучылар саны 50-гә якын булса, быел даирәбез киңәйде, 100-дән артык укучы катнашты. Укучылар бик кызыксынып катнашалар, укытучылар да хуплыйлар” – ди, Әлфия Ринат кызы.
28нче ноябрьдә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе халыклары телләрендә укулар һәм укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул чарада да Исламов Искәндәр (Укытучысы Әсләмова Әлфия Ринат кызы) һәм 10 сыйныф укучысы Зарипов Мөнир (укытучысы Әсләмов Ришат Назиф улы) зур уңышларга ирештеләр. Аларның яклаган фәнни-тикшеренү эшләре югары бәяләнеп, шул ук конференциянең “Иң яхшы эшләр” җыентыгына кертелде.
Уку елының иң җаваплы һәм көтеп алынган чарасы – туган телләр буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы. Анда быел да гимназиячылар сынатмады. Район күләмендә гимназиядән ике җиңүче – Әхмәтова Рәилә (11 Б сыйныф) һәм Исламов Искәндәр (9 Б сыйныф), дүрт призер (Әбүбәкирова Илмира, Мансуров Илшат, Бәдртдинова Илгинә, Хәлиуллина Юлиана) булдылар. Алар барысы да Уфада уздырылган олимпиаданың республика этабында уңышлы катнаштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, инша яздылар һәм диалог төзүдә көч сынаштылар. Республика күләмендәге татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада нәтиҗәләре буенча, Мансуров Илшат һәм Әхмәтова Рәилә призлы урын яуладылар. Шулай ук, Рәилә “Викторина сорауларына иң яхшы җаваплар” номинациясендә җиңү яулап, кыйммәтле бүләк – планшет һәм Бөтендөнья татар конгрессының мактау дипломына лаек булды. Рәилә, 11нче сыйныфта укуына карамастан, туган телләр буенча узган барлык чараларда да актив катнашып бара. “Ак калфак” Бөтендонья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән укучы кызлар премиясенә дәгъва ителеп, бүгенгесе көндә Рәилә шул конкурска әзерләнә.
Күптән түгел гимназиядә “Туган телләр декадасы” булып үтте. Декада ачык дәресләргә, сыйныфтан тыш чараларга бай булды. Укучылар үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап карадылар, үзләре пешергән ризыклар белән халык ашлары күргәзмәсендә катнаштылар.
Ел саен гимназия укучылары Бораебыздан чыккан якташ язучылар, шагыйрәләр белән очрашып торалар. Мәктәп үзе дә бик җылы кабул итә безне. Узган елда шәхсән юбилеема багышланган әдәби-музыкаль кичәгә алар укытучылары белән килгәннәр иде. Укучыларның минем шигырьләрем, җырларым белән чыгыш ясаулары – кичәбезнең матур бизәге булды. Зур рәхмәт аларга!
Бүгенге көндә туган телен яраткан, аның әдәбияты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынган укучыларыбыз булуы бик куанычлы. Гаилә күрке укучыларда чагылганына тагын да инанасың. Балаларында туган телгә сөю хисен тәрбияләгәннәре өчен, туган телдә сөйләшкәннәре өчен милләтебез киләчәгенә битараф карамаган ата-аналарга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Туган телебезне сөеп, кадерләп яшик!
Фәнзия Максютова. РФ һәм РБ журналистлар берлеге әгъзасы.