Барлык яңалыклар
Әдәби бит
19 февраль 2019, 12:11

Бәбәй мунчасы

Йомшак кына ягылган мунчаны безнең халык электән үк “бәбәй мунчасы” кебек, яңа савылган сөттәй җылыкай гына дип, яратып кергән.

1950нче елларда әле авылда яшәүче әниләр бәбиләрен өйдә тапканнар. Авылда бәбигә чирләүче янына тиз генә кендек әбине алып килә торган булалар. Анысы бөтен осталыгын, белгәннәрен кулланып, анага сабыйны тудырырга ярдәмләшкән. Өй шарты, әби булышуы һәрвакытта да бәхетле һәм куанычлы тәмамланмаган, әлбәттә. Күп хатын-кызның гомере өзелгән. Кешедән кеше яралу кебек табигатьнең катлаулы эшендә баланың һәм хатын-кызның гомерен саклап калу өчен әби белеме генә җитми шул.

Хәкимә икенче баласын тапса да, йөгеннән бик авыр котылды. Әле ярый, бөтенләй исән калдылар! Авылларда бәбәйләгән хатынны һәм баланы өч көн рәттән мунча кертеп, юындыру йоласы булганлыктан, аларга бәбәй мунчасын күршеләре яга. Хәкимәләрнең үз мунчасы ул вакытта булмый. Күрше-тирә әбиләр дәбәби мунчасын кереп калырга ашыга. Чөнки борынгыдан халык арасына таралган бәбәй юындырган су белән юынучы яшәрә, аңа яшьлек куна, тәне яңарыш кичерә дигәнне яхшы ишетеп белә алар. Кемнең дә олыгайган көнендә яшәреп каласы, тәненнән сырхау-сызлануларын бетерәсе килгәндер инде. Яңарыш, яңа энергияга ия булган яшь баланың юынган суына нинди үзенчәлекләр сеңеп калгандыр, әмма әбиләр мунчада ул суны эләктереп калып, сөйләүләр буенча, берсеннән-берсе узышып юынырга тырышкан инде ул мәлләрдә. Ә хәлләре яхшырак әниләр, я бәбинең зүр әнисе, сабый юынган суны башкаларга бирмичә, чиләккә генә җыеп барган һәм бисмилласын әйтеп, агач төбенә илтеп түгә торган булган. Алай эшләмәгәндә, сабый тынгысызга әйләнә һәм тынычсызлана башлый, елак, чирләш була дигәннәр. Бәби юындырган суны теләсә кая түгәргә, әрәм булмасын әле дип, анда аның “иске”ләрен (элек бәби төрер өчен кулланылган, йомшарып беткән чүпрәкләр йөрткәннәр) юарга ярамаганлыгы да билгеле. Кайсы дөрес, кайсы ялгандыр, әмма бу очракта, Хәкимәнең мунчага барырга хәле булмаганлыктан, өч-дүрт әби янына баланы төреп, юындырырга аның сеңлесе алып китә. Артык кызу булганмы, өлешле бул дип, эссене күбрәк салганнармы, юындырган сулары кайнаррак буламы, бу бәбәи мунчасы фаҗигалы тәмамлана. Әле һаман да урынында яткан әнисе куенына кайтарып салынган баланың төнлә ике күзеннән дә сыекча агып, башына бәйләнгән йомшак яулыгы сарылы-яшелле төскә керә. Соңыннан табибка күрсәткәч, ул сабыйның күзләре пешкәнлеге хакында белдерә һәм алар беркайчан да күрмәячәк дигән куркыныч сүзләрен әйтә. Мондый ук фаҗига көтмәгән, табиб дару салыр да, барысы да әйбәтләнер дигән өмет белән килгән Хәкимәнең аяк буыннары тотмаска әйләнә. “Ай балам...”, – дигән кайгы авазы сабый белән ананың йөрәгенә гомерлек, бетмәс әрнү булып сарыла.

Миләүшә Әхмәтҗанова.

Читайте нас: