Январьның 16сы көнне халкыбызның сөекле улы, легендасы һәм яраткан җырчысы якты дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте... Елның башы, кышның уртасы, ә урамда күз ачкысыз буран, мондый көнне юньле кеше этен урамга да чыгармас, диләр безнең якларда. Борайда, ике атналык кышкы отпускыда вакытны үткәрергә ярый әле телевизор бар. Ул көнне төш уртасында, гадәттәгечә ТНВ каналы ретро-концерт күрсәтә, мәшһүр композитор Александр Ключаревның әсәрләрен бер-бер артлы җырчылар шундый матур итеп башкаралар, дөньяңны онытырсың, урамдагы себертмә кар бураннары бар кебек тә түгел! Иң азактан төз, матур буй-сыннары, искиткеч моңлы тавышы белән Илһам абый чыкты. Әллә күңел сизенгәнгәме, шул чакны нишләптер Илһам абый нихәлдә микән, бүген сәламәтлеге ничек микән дигән уй келт итеп башка килде. Һәм... ретро-концерттан соң ике сәгать үттеме-юкмы шул ук ТНВ каналында яңалыкларның чираттагы чыгарылышында алып баручы Радик Гыймаев бөек җырчының вафаты турында хәбәр итте.
Бу дөньяның фанилыгына исләрең-акылларың китәр, хәзер генә болай, хәзер генә бер мизгелдән барсы да баштанаяк үзгәрә дә куя. Салават әйтмешли, дөресендә дә без ул кара көнне көттек, ул көннең көтмәгәндә бер җитәсен, язмышлардан узмыш юк икәнне барыбыз белә идек. Әлфия ападан соң бигрәк тә. Аңыбыз кабул итә, әмма күңел барыбер ышанмый, һәрчактагыча мондый хәбәргә ул әзер түгел. Ни дисәң дә, әле кайчан гына күңеле күтәренке, шат елмайган һәм үзе... кемгәдер йодрыгын төйнәгән Илһам абыйның берничә матур фотосы интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә кат-кат урап узды. Күпләр күргәндер аны, мөгаен. Әлегедәй салкын көн, шуңа карамастан тун изүләре ачык, ә шатлыгы тышка ук бәреп чыккан җырчы җиңел машинага утырып каядыр барырга җыена. “Илһам абый кемгә йодрык күрсәтте микән?”дип аптырап яздылар берәүләр. “Кемгә булсын инде - җырчы исемен күтәреп йөргән, сәхнәдән, телевизордан төшә белмәгән чикерткәдәй бездарьларга!” дип әллә уйнап, әллә чынлап җавапладылар икенчеләре...
Авылда яшәгән чакта безнең өйдә Татарстан радиосын тыңларга мөмкинчелек юк иде, стенага эленгән биш тәңкәлек радио Уфа тапшыруларын гына бирә. Ә аның каравы Татарстанның танылган, халык яраткан мәшһүр җырчыларының винил тәлинкә - грампластинкалары күп. Икенче икмәк – рухи азыкка әверелгән җырлы-моңлы бу тәлинкәләр һәр өйдә, һәрбер йортта диярлек бихисап күп, иң кыйммәтле хәзинәгә тиң зур байлык! Иртәме-кичме ачык тәрәзләрдән стереоуйнаткычта татар җырлары берөзлексез яңгырый. Илһам абыйның “Гөлмәрьям”, “Сәрвиназ”, “Чулпан”, “Идел буе каеннары”, Әлфия апаның “Бохара-Урал”, “Күбәләк”, “Сәяхәтче җыры”, “Яшь гомер”, “Кил безнең авылга килеп кит!” һәм башка күп, берсеннән-берсе матур җырлары шул елларның аерылгысыз моңлы бер хатирәсе, якты истәлеге булып калды. Безнең буын һәм үзем дә шул исәптән әлеге җырларны тыңлап үстек, кеше булдык, шул матур җырлы заманда яшәү бәхетен күрә алдык!
Илһам абый белән тәүге танышу пластинкага язылган җырлар аша килсә, икенчесендә – олуг җырчының үзе белән моннан өч дистә еллар элек Уфаның Спорт Сараенда Зур концертта очраштык. Уттай кызу җәйнең июнь ае башы. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең бер төркем сәнгать осталары Урта Азия республикалары буйлап бер айлык зур гастрольләрне тәмамлагач юл уңаеннан Уфада концерт бирергә булганнар. Уфа халкы җырны-моңны гомер-гомергә ярата, ансыз яши алмый. Ара-тирә булып торган концертларның берсен дә калдырмый, халык гелән зал тулып килә. Ә монда берьюлы шулчаклы күп иң яраткан артистлар гына килсен әле, ничек бармассың? Билетларны сатуга кассага чыгару белән халык аны ике-өч көндә “себереп” алып бетерде. Әлбәттә, барысына да билет җитмәде, ә халыкның концертны күрәсе килә. Әле дә хәтердә, биш мең тамашачыны сыйдырган Спорт сараенда алма төшәр урын да юк. Тамаша залына да үтү өчен өчәр кордон аша билет тикшерәләр, урамдагы халыкны тыярга, тәртип сакларга дип унлап атлы милиция хәтта чыгарылган. Әлегә кадәр Уфа халкының мондый хәлне күргәне булмады. Үзбәк дуслары биргән, яңа гына өйрәнгән “Әссаламәгәләйкүм!” җыры белән концертны Әлфия апа Авзалова ачып җибәрде. Аннары башкалар - танылганы да, танылырга өлгермәгән, җыр иҗатын яңа гына башлаган артистлар бер-бер артлы чыгышлары белән Уфа тамашачыларын сөендерде. Хәмдүнә Тимергалиева һәм Рөстәм Маликов, Зөһрә Шәрифуллина һәм Искәндәр Биктаһиров, Зөһрә Сәхәбиева һәм Хәйдәр Бигичев һәм башкаларның җырлары Уфа тамашачыларын аеруча сокландырды, әсир итте. Ә халык, зал тулы биш мең тамашачы Илһам абыйны көтә! Һәм шул чакны зал кинәт кенә дөм караңгылыкка чума, биш мең кеше утырган залда чебен очкан тавышны да ишетмәссең шундый тынлык урнаша. Спорт сараеның әллә кайдагы, ерактагы нокталарыннан бер-бер артлы көчле прожекторларның якты нурлары гына сәхнәдәге бары бер кешегә, бер Җырчыга юнәлгән! Кара да гынай урман караңгы төн
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә.
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар усак
Һай, аерылмыйк дус булсак...
Зал буйлап моң агыла, йөрәккә үтеп керә торган моң ул! Ул моң дулкынында җырчы белән кара урманнар үтәсең, киң сахраларга чыгасың, биек тауларга күтәреләсең, салкын чишмәләрнең чылтырап агуын тоясың. Менә шундый ул моң! Сәхнә түреннән агылган бу сихри моңнан тәннәр чымырдап калды, ул тамашачыларның күңелендәге хисләрен, кайгы-хәсрәтен актарып ташлады, кайдадыр иркәләде, кемнедер юатты, кайсы берәүләрне яшьлеккә кайтарды! Баянсыз-нисез, җырлау өчен бик үк җиңел булмаган, сузынкы, салмак темплы, сабыр, диапазоны колач җитмәслек бу әсәрне Илһам абый бер тын алуда дигәндәй башкарды. Искиткеч матур, мәңге оныта алмаслык тамаша аның тыңлап туйгысыз әсәрләре “Идел буе каеннары”, “Җәй айлары” һәм башка җырлар белән дәвам итте. Сәхнә чәчәкләргә күмелде, халык бик озак вакытлар яраткан, көтеп алган Җырчысын аягүрә алкышлады! Беренче очрашудан соң икенчесе, аннары өченчесе, дүртенчесе булды...
Бөек Җырчының Уфа тамашачысына, Башкортстан халкына мәхәббәте, кайнар сөю хисләре һәрчак үзара, уртак булды, Илһам абый кешеләрне, ә кешеләр аны яратты. Тик әлегә кадәр властьлар гына моны нигәдер күрмәде, әллә күрергә теләмәде, белмәссең... Миллион ярым татары булган республикада Башкортостан хөкүмәте күптән “халык ”ныкына әверелгән Җырчыга үзеннән “атказанган”исемен дә бирмәде. Башкортостанның бүгенге җитәкчесенә чиксез зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Радий Фәрит улы Хәбиров Татарстан халкына, Илһам абыйның туганнарына, якыннарына Башкортостан халкы һәм шәхсән үзе исеменнән кайгы уртаклашу телеграммасын Җырчының вафаты көнендә җибәрде. “Илһам Шакиров милли җыр сәнгате үсешенә гаять зур өлеш кертте, аның җырларын һәр татар һәм башкорт гаиләсендә яраталар, ул Башкортостанның якын дусты иде” дип язылган документта.
Җырчының таланты күпкырлы алмаз кебек. Гомере буе җыр сәнгатенә салган хезмәтеннән башка Илһам абый үзе өчен, халкы өчен әллә никадәрле игелекләр, матур эшләр башкарган икән. Болар хакында безгә, тамашачыларга ТНВ каналы бәян итте, телевидение архивыннан әллә кайчангы, әллә никадәрле матур истәлекләрен, төрле елларда язылган интервьюларын кабаттан күрсәтте. Берсе хакында аерым тукталып китәсе килә. Казанның бер сәхнәсендә ниндидер бер җыелма концертында Илһам абый татар халкының “Өммегөлсем” җырын башкара. Ул җырны үзе дә ярата, һәрчактагыча яратып җырлый...
Чулпан калка, ал таң ата.
Таң Гөлсемне уята.
Гөлсем таңнан кырга барып,
Ай-урагын уйната.
Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Гөлсем шук та, Гөлсем ут та, —
Егет күңелен яндыра.
Бик еш шулай сөйгәнен дә
Эштә хәйран калдыра.
Бас әйдә, Өммегөлсем,
Идәннәре бөгелсен.
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Һәм шулчакны халыкның көчле алкышлары астында сәхнә түренә Әлфия апа чыга! “Менә мин ул – Өммегөлсем, мин!”дип ул күкрәген кага, үзенә күрсәтә. Җырдагыча, шук та, ут та Әлфия апа үзе көлә, йөзе балкып тора, Әлфия ападагы ихласлылыкны сөйләп бетерерлек түгел. Илһам абый җырлый, ә Әлфия апа Өммегөлсем булып биергә төшә, кинәттән , бер уйламаган җирдән килеп туган бу тамашага халык ду килеп гөрләтеп кул чаба. Түзәрлек мени, азактан шундый көчле алкышлар астында Илһам абый Әлфия апаны күкрәгенә кысып кочаклап алды! Халкыбызның яраткан ике бөек җырчысы, ике олуг шәхесенең берюлы бер сәхнәдә чыгышын кайчан күрер идең! Ә ТНВ күрсәтте, телевизионщикларга – рәхмәт!
Шул ук ТНВ каналы Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет театрыннан Илһам абый белән хушлашу мәрәсимен эфирга бирде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов якын көннәрдә сафка керәчәк өч мең кеше сыешлы Казанның иң зур яңа концерт залына Илһам Шакиров исемен бирүнең дөрес булырын әйтеп үтте. Дәүләт киңәшчесе, ил агасы Минтимер Шәрип улы Шәймиев исә Җырчының якты истәлеге булып аның репертуарындагыча халкыбыз традицияләрен саклаган милли моңлы яңа җырлар гына яңгырарга тиешлеген ассызыклады. Аның исемендә оештырылачак Җыр Фестивале дә һәр елны үтә торган булырга тиеш дип билгеләнде. Чыннан да, Илһам абыйның репертуары – иксез-чиксез дәрья: күпме тыңласаң да тыңлап туйгысыз, күпме кабатласаң да искерми торган дога сыман татар- башкорт җырлары, төрле жанрдагы композитор әсәрләре. Үзебез исән чакта да, бездән соң да ул җырлар, әсәрләр безнең тормышыбызны ямләячәк, яшәргә көч бирәчәк, дип ышанасы килә.Чөнки ул җырларның исеме – Моң, башкаручысы - Илһам абый!