Барлык яңалыклар
Әдәби бит
5 февраль 2019, 18:13

Газап

Сара дүртенче тәүлек кисүли. Дәваханәгә иртән килгән шәфкать туташлары көн дә сменаларын кабул итеп алу белән аның янына киләләр дә, аптырауларын яшермичә: “Әле дә тапмадыңмы ни?” – диләр. Юк шул, талгын гына авырту кичереп инде менә ничә көн рәттән тулгаклый. Табибның сабырлыгы беттеме, бүгенге иртәдә үзе белән обходка ияреп кергән акушеркага: “Система астына салабыз”, – диде. Бәбигә чирләгән хатын үз-үзенә берничек тә булышалмый, язмышына буйсынып, табибның карарына бернинди каршылык күрсәтми, кеше күзенә мөлдерәп карап, ярдәм көтеп тик тора. Мескен сыерларның бозауга чирләгәне дә хас шулай була бит. Алар да көчле авыртыну кичерәдер, теле белән әйтеп бирәлмәсә дә, ыңгырашып куя, күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп-тәгәрәп төшә мәхлүкларның да. Хатын-кызның кайсыберсе тешен кысып түзә, кемдер ыңгырашкан тавышын чыгарып оятка калмас өчен юрган тышын тешли. “Авыртынуларга әле түзеп булганда, кисү янә башлангач, теләк теләргә кирәк. Балаларыңа шул чакта бәхет телә, кабул була”, – дигәнен күрше Әкълимә әбисеннән ишеткәне бар. Түзәрлек булганда инде, әлбәттә. Әнә Сара өченче бәбиен тапкан чакта, палатада бергә яткан яшь кенә рус хатыны: “Әни миңа кисү авыртуына түзеп торма, тышка чыгар, кычкыр, акыр, тешеңне кысып түзмә, юкса, соңыннан тешләреңә зыян киләчәк дип әйтеп җибәрде”, – дигән иде. Безнең мөселман халкында мондый вакытта түзмичә, алай акыру электән оят эшкә саналган. Бөтен кеше дә бердәй интекми шул, кемнең авыртуы үтә дә көчле, озак булса, бәбәйдән котылуларын бәгъзеләр сизми дә кала. Эш белән чыныкканнар тиз котыла диләр, анысы да дөрес түгелдер. Әнием, зүрнәемнең үзен тапканда бәбәйли алмыйча, атналар буе чүгәләп утырдым, дип сөйләгәнен еш искә ала иде. Һәркемнең бу дөньяга яңа кеше тудыруы үзенчәлекле, авыр шул. Туксанынчы еллар башында туган беренче бәбәеннән авырлык газаплары белән котылуын, тәне телгәләнеп бетсә дә, бала да, үзе дә исән калганлык бәхетен күтәрә алмаслык, олы шатлык хисләре кичереп ятканда, дәваханә стенасыннан китеп баручы тараканга жәлләп бакканын әле дә хәтерли Сара. Гомер кылы нәзек кенә, яшәүдән дә кадерле нәрсә бар, дип баласының д,а үзенең дә исән калганнарына сөенеп, салмак кына шуышучы тараканны күзәтеп күзләреннән яшь акты аның. Башка чакта булса, тизрәк үтерергә кирәк бу хәшәрәтне дияр иде, әмма шул чакта таракан гомере дә бик кадерле булып тоелды аңа. Ул да җан иясе бит, дип уйлады, әле берничә сәгать элек кенә үлем тырнагында булган хатын. Кешедән кеше яралу, туу газаплы шул! Борынгылар да, хатын-кыз бәбиләгән чагында аның тәнендәге 40 тамыры өзелер, әмма 41нчесе, танау-борын очындагысы гына өзеләлми калыр дия торган булганнар...
Коридордагы кушеткага чыгарып, Сараны система астына салдылар. Врачның каядыр барып киләсе булгандыр, ашыгып чыгып китте. Вакыт үтә торды, инде авыртынулар түзә алмаслыкка әйләнде. Хатынның үрсәләнгәнен күреп, акушерка да нишләргә белми кырына килеп баскан. “Зинһар өчен чакырыгыз инде, врачны?” – дип эндәшә аңа Сара. “Безгә аны борчырга ярамый, ул бит – врач, хәзер килеп җитәр”, – диде ул, сабыр калырга тырышып. Ул елларда хатын-кызны врач янында басып торса гына, врач белән генә бәбиләтергә ярый дигән тәртип була шул. Акушерка кәрәзле телефоныннан күзен дә алмыйча, нишләргә белми Сара янында тапанып басып тора. “Шалтыратың инде, зинһар, врачны чакырың инде”, – дигән ялынуларын палатадагы булачак әниләр дә куркуга төшеп тыңлады. Тик врач һаман килмәде. Акушерка Сараны бала тудыру өстәленә салды. Әмма, хатын бәбиләсен өчен суын тишәргә кирәк булганлыктан, врачтан узып тотынырга һаман курыкты. Гомер буе шушы бүлектә санитарка булып эшләгән Кадрия дә бу хәлләрне уфтанып күзәтте, акушерканың иңбашы аша муенын сузып карап торды да: “Бала туымга килеп җиткән ич, нәрсә көтәсез...” – диде. Врач һаман юк, шалтыратып борчырга ярамый, карт санитарканың сүзеннән соң, аптыраудан агарынган акушерка, җаваплылыкны өстенә алып, суны тишеп тә җибәрде, сабый дөньяга аваз салды да. И сабый, ярдәм булмаганлыктан, бу дөньяга чыгалмый тордың бит! Сабыйның кендеген кисеп-эшкәртеп, анасының җылы күкрәгенә салып торганда, йөгерә-атлый куанычы йөзенә бәреп чыккан врач та килеп керә. Әмма, газаплары артта калган, шыбыр тиргә баткан, хәлсезләнгән ананың бу кешегә булган рәнҗүләре кул белән сыпырып алгандай юкка чыга. Алар исән бит, сабые да, үзе дә исән калды, нинди бәхет! Авыз ачып бер сүз әйтми ул. Аны бераздан палатага чыгаргач, куркышкан хатыннарның берсе күз яшьләрен тыя алмыйча: “Сара апа, үлә яздың бит. Мин бәбиемне биредә тапмаячакмын”, – ди. Алар Сараның авыртынудан газаплануын, врачны чакырыгыз әле дип ялынуларын һәм ярдәм көтеп интеккәнен күреп, ишетеп торган бит. Тәүге бәбиен көткәннәргә генә түгел, башкаларга да куркырлык хәл була бу вакыйга.
Озак та үтми бәбине әнисе янына кертәләр. Сабыйның күзеннән борынына таба юнәлгән тамырының өчесе бүртеп, зәңгәрләнеп кабарып тора. Ул да көчәнгәндер, якты дөньяга туарга ашыккандыр. Ни өчендер, күренмәсен дипме, цинк пастасы сөртеп, шул урынны төссезләндереп куйганнар. Тик, боларны ана кеше күрми буламы соң! ”Кызым, кайттыңмы? Син дә тырыштыңмы? Хәзер барысы да яхшы булыр, яме”, – дип, бәләкәчен, кадерлесен, газизен Сара күкрәгенә кыса.
М. Әхмәтҗанова.

Читайте нас: