Барлык яңалыклар
Әдәби бит
28 декабрь 2018, 13:29

Уңышлар алып килсен

Дуңгыз елына керәбез,
Дуңгыз, дуңгыз инде ул...
Тездән батып барган чакта,
Күрсәтерме шома юл?
Дуңгызга ни, юл нәрсәгә –
Сазлык булса тубыктан.
Мырык-мырык, пычрак ерып –
Шунда аунап чыныккан.
Ничек булса да чучкадан
Гел яхшылык көтәбез.
Чиста итеп юабыз да,
Ел символы итәбез.
Дуңгыз кебек, чучка кебек,
Булулары күңелсез.
Тиңнәрен табып торалар –
Чагыштыру үлемсез.
Безнең дә бит теләкләр бар,
Дуңгыз үзе дә белсен.
Алтын тауларын актарып,
Алга китереп өйсен.
Үзе кебек саллы гына
Уңышлар алып килсен!
Фәнзия Максютова.
Читайте нас: