Безне тарих кәкүк-ана кебек,
Чит җирләргә илтеп ташлаган.
Канбабам да Ватаныннан китеп,
Диндәш илдә тормыш башлаган.
Җәяүләшеп, арба тарта-тарта,
Явыз Иван бугазыңа баскач,
Башка чара, әйтең, каламы?
Иманыңнан язу үлем кебек –
Динен алып качкан бабамнар.
Ничә гасыр җирсеп сагынабыз,
Туган җирдән изге нәрсә бар?
Башкорт иле кабул иткән. Рәхмәт,
Диндәшенең аңлап хәлләрен.
Канга баткан Казан ыңгырашкан,
Җилгә салган кайгы хәбәрен.
Гасырларның кайтавазы яңгырый,
Явыз Иван кылган мәхшәрдән.
Сибелгәнбез Ислам динен яклап,
Казан атлы олугъ шәһәрдән!