Барлык яңалыклар
Әдәби бит
10 апрель 2018, 17:50

Фантазияме, фантастикамы?

Кеше кайвакыт безнең чынбарлыктагы кануннар белән аңлатып булмый торган, ягъни кеше ышанмастай хәлләрдә кала. Мондый хәлләр бер тапкыр гына да булмый. Параллель дөньялар, бер халәттән икенчегә күчү – фантазияме, фантастикамы? Әлеге вакыйганы да һәркем үзенчә кабул итә ала.

Бу вакыйгага бер ел вакыт үтмәде әле. Ачык, якты, зәңгәр күк. Төгәл генә биеклеген әйтә алмыйм, ләкин өстән аска караганда яшел агачлар, өйләр, урамнар әйбәт күренә. Мин тәлинкә формасындагы бик зур булмаган космик корабль кырындамын. Ишеге ябык, аның ачылганын көтеп торабыз. Янәшәмдәгеләр вахталарын бетереп кайтырга җыенган кешеләргә охшаган. Арыган кебекләр, сөйләшәселәре килми. Тик торганчы дип, мин аларны саный башладым, уникене исәпләдем.

Бер заман берәү кычкыра, чәбәләнә башлады. “Егылып төшәм инде,” дип хафалана. Аңа берсе дә игътибар итми, борылып та карамыйлар. Бәлки, миннән башкалар аңламыйдыр.

–Борайдан мин генә түгел, тагын барлар икән, –димен һәм киңәш бирәм. – Аска карама, я троска, я ишек яңагына тотын.

Ул тынычланды. Алай бернәрсәгә тотынмыйча да торып була. Көтәбез, көтәбез – ишек ачылмый. “Эчтә җыештыралар, юалар,” – дигәнне ишетеп калдым.

Минем янда иллюминаторның жалюзие күтәрелде. Анда килешле форма, фуражка кигән яшь офицер күренде. Мин, шатланып, биш бармагымны ачып, кул болгый башладым. Аның җитди йөзе үзгәрмәде, сәламемне кабул итүен күз карашы белән генә аңлатты да юкка чыкты.

Ниһаять, ишек ачылды. Барысы да кереп бетте. Керергә ярыймы, юкмы, дип уйлыйм. Ярамаса ишекне ябып куярлар иде. Бусагадан атладым. Чынлап та идәндә әле су тамчылары да кибеп бетмәгән, вак елга ташлары да күренә. Ялан аяк бастым. Тырнакларыма көрән төстә лак буяган идем, үтә күренмәле тәндә алар саклана икән, шуңа игътибар иттем. Әкрен генә коридор буйлап киттем. Ачык ишекле бүлмәгә керәм. Анда бик матур итеп эшләнгән кроватьлар тезелгән. Урын җәймәләре ике төстә: бер ягы ак, икенчесе ачык зәңгәр, күк йөзеннән дә зәңгәррәк. Кроватьлар ничәү икән дип саный башлаган идем, санап бетерә алмадым, әмма күп түгел иде.

Калганы хәтеремдә юк. Соңыннан... Үземнең физик тәнемә кайтканмын, өемдәге кроватьта ятам. Таң аткан, йокламыйм, уяу идем. Шатлыгымны әйтеп бетергесез. Кеше гомерендә биш-алты минут кына бәхет кичерә ди. Аның бер минуты шушы сәяхәткә туры киләдер.

Бездән нәрсә сорала?

Барына риза булып, түземлек, сабырлык белән, ничә яшьтә булсаң да, азаккы көнеңә кадәр белемгә омтылып, алга атларга. Без яшәгән дөнья галәмнең бер булмышы гына. Вакыты җиткәч, башка космик цивилизацияләр, я безнең үлчәнешкә кереп, я үзләрен күренмәс иткән саклык чараларын ташлап, безнең белән аралаша башлаячак. Минем белән булган бу вакыйга киләчәккә сәяхәт иде.

Р.Раянова, Борай авылы.


Читайте нас: