Барлык яңалыклар
Әдәби бит
15 декабрь 2017, 13:19

Темалар

Гали һәм Вәли бабай атна саен булмаса да, базар көнне ике атнага бер, мотлак очрашып торалар. Алар күрешү белән ил хәбәрләре турында кыскача сөйләшеп алалар да, үзебезнең авыл проблемасына күчәләр. Яз булса, басуларда чәчүләрнең баруы быел отышлымы икәненә басым ясала.

Алар, үзләре колхозда эшләп җыйган тәҗрибәләрдән чыгып, һәммәсенә бәя бирәләр, печән өсте вакыйга-хәлләренә дә аларның анализлары әзер. Көзге урак – иң борчыганы. Һава торышы явым-төшемнәргә китсә дә куркалар, басуларда эшләргә техника җитешмәсә дә кайгыралар. Чөнки вакыт кадерен белә торган чын җир кешеләре, вакытында колхоз алар иңендә торды. Кышларын да шул ук базарда очрашып, кайсы хуҗалык язга әзерлекне туктатмый һәм кышлату кайда ничек бара – һәрнәрсәгә үз фикере бар аларның. Бүген дә, шушы очрашуга атна буе әзерләнгәннәр дә, алдан сөйләшү темасын сайлап, шулар буенча белешмә туплаганнар диярсең, бик “важный” сорауны хәл итәргә җыенып килгәннәр иде. Гали бабай, көзнең тәүге суык көннәре башлану сәбәпле, корткасы кәҗә мамыгыннан бәйләп биргән бияләен, колаклы бүреген, җылы сырмасын кигән. “Попутка” көтеп җәяү кайтасы да бар бит әле. Вәли бабай, сирәк кенә йөрсә дә, “маршрутка”га утырып килгәч, мөгаен, кайтканда да шуңа эләгер, купшы гына киенеп алган, район үзәгенә бара бит, кеше арасына. Әбисе аны өйдән чыкканда гел дә бик “спайлап” киендереп чыгара, юлда йөргәндә карт бабай димәсеннәр дип, туфли-ботинкаларын кат-кат сөрткәләгәннән соң гына кидерә бабаена.

–Саумы, кордаш! Исән-имин гынә килеп җиттеңме? Кара бүген базарны, сатуга нәрсәләр генә алып чыкмаганнар! Вәт, молодцы! Көянтә ясап, каен тузыннан кәрзингә тиклем үргәннәр! – дип килә-килештән сөйләнә-сөйләнә Гали бабай Вәли дустына күрешергә кулын сузды.

–Гали, чордаш, исәнлектәме? Ну, ничек, уборкаларны тәмамлап бетерделәрме? – дип, иптәшенең яхшы кәефен чамалап, барысы да яхшыдыр дип уйлады һәм шулай, атна буе сөйләшәчәк темасын тизрәк башлар өчен, үгезне мөгезеннән үк эләктереп тә алды.

–Бетәр-бетмәс. Техникалары юк бит! Теге койрыксыз комбайннар килеп тау башындагы бодай басуын сугып киттеләр лә ул. Артларыннан покослары 3-4 көн эчендә ямь-яшел уҗым булып калкып чыкты. Хәтереңдәме, дус, урак чорында ничә төрле тикшерү килеп, кат-кат копналарны суктырталар иде, вәт, менә заманалар иде! Хәзер ташка үлчим генә шул...

–Беләсеңме, Гали агай-эне, атна буе синең белән уртаклашыр бер вопрос турында уйлап йөрдем. Акча дигән заманада, туган нигезләрен таркатып, әтәй нигезе төшенчәләрен уйлап та бирмәгәннәр күңелне борчый бит! Әйе-әйе, теге вдоваларга квартир алуга сертификат бирә башлагач китте бу хәлләр. Аналарының өен яшәргә яраксыз дип тапсыннар өчен, кураларын сүтеп алып китеп бетергән балалар булды, йорт-җирләрен җимерек хәлгә калдырдылар бит! Авылны таркатып, җимереп! Фронтовик аталары фани дөньяга кире кайтып, кыйшайган нигезен күрсә, бер дә риза булмас иде... Инәй-корткаларын, бахыркайларны, балалары үзләренә яшәргә алып китеп, тегеләре сагынып-саргаюдан иртә гүргә керделәр. Кайсыберләре пропискага кертеп, шунда үзләренә файда күрделәр! Аның каравы, балалары фатирлы булып калды. Кемнең оныгы яши вдовага бирелгән сертификатлы квартирда, кемнәрдер сатып, миллионнар эшләде! Күктән төште бит, чордаш, мондыйларга майлы калҗа!

–Безнең әтәйләр сугышта ятып калды! Ятимнәрен интегеп карап үстергән инәйләр авыр эштән иртә бетеренде! Квартир түгел, түбәне ныгытыр өчен түлне дә чак таба идек. Дәүләткә рәхмәт тә соң! Әнә безнең күрше авылда да карт аналарына шул сертификатны алалганчы, балалары калтырап торды. Карт аналары үлеп-фәлән китсә, акча яна иде! Миллионнан артык акча “папа”мени сиңа! Бәхетләре дә бар икән, тәки түзде карт ана, көзен шул бәхетле кәгазьне алдылар, кышын кортка төп йортка күчте – җан-тәслим кылды! Вәт, ә инде язын, балалары шул фатирны сатабыз дип гәзиткә белдерү дә бирделәр! Мәрхүмә үзе барып керәл-мәгәндер дә, күрәлмәгәндер дә инде, анда яшәү түгел! – диде Гали бабай ачынып.

–Әйтә генә күрмә, безнең авылдагы яшәргә яраксыз дип, мескенлектә торган фронтовик өе, сертификатны кулларына эләктергәннән соң, күркәм патшалар сараена әйләнде. Мәрхүм булган ата-аналары күрсә, балалары өчен куанып бетәлмәсләр иде, ата нигезе балкып утыра хәзер. Заманча тәрәзәләр эшләткәннәр, ә өйләрен тышлатулары... замана байларыныкы кебек! Нәрсә, сертификат алынган, квартир алынып, сатылган! Дәүләттән килгән ярдәм – атаң әзере! Ул өйдә яшәсәләр ярый да соң, нигез ташларын таркатмыйча, әллә күпме хакка сатып җибәрмәсәләр. Аналары исән чакта өен болай матурлаганны күрсә, эшләнгән уңайлыкларында рәхәтләнеп яшәр иде! Юк, ярамый! Ташландык, мескен хәлдә булмаса вдованың яшәп яткан өе – сертификат бирелми! Вәт шул! – дип әйтеп салды Вәли абзый спайлыгы өчен үкенә биреп, салкыннан кызара башлаган танау очын уа-уа.

–Ни юк, сугыш чорында михнәт кичергән шул чор балалары, әтәй сүзен әйтәлми үлеп бетеп барган замандашларга юк инде. Кемгәдер миллионнар, уйламыйчарак эш итә дәүләт бу политикасын! Вдова үлде икән, дәүләт биргән фатир, будь добр, монда инвалидлар яки башка авыр хәлдә калган мохтаҗлар яшәячәк. Ә сез, туганнар, хәзер башкалар хөкемендәсез, освободите квартиру, дип әйтергә тиешләр, понимаешь!

А ту, сат та акчасын бүлеш! Безнең дә балалар мондый “күктән төшкән калҗа”га лаеклар! Аларның да бабалары – безнең әтәйләр фронтта булып, шунда башын салганнар! – Гали бабай артыгырак кызып китте бугай. Якында гына үрдәк-тавык түшкәләре сатып торган хатын-кызлар, аларның икесенә дә шикләнеп карап куйдылар.

Бүгенге темалар буенча фикерләрен әйтеп, тынычлангандай, хушлашып, икесе дә кайтыр якка юнәлде. Әмма Гали бабай попутка көтеп торганда, ноябрь башы булуына карамастан, басуы белән урып-сугып алынмаган бодайларның җиргә түшәлеп, әрәм булып ятуын күргәч, эх, кордаш белән бу турыда сөйләшмичә тагын бер атна ничек түзәргә инде, дип уйлады. Ә Вәли бабай маршруткаларының яңгыр явып, юлсыз юлларының тагын йөремәслек хәлгә килеп туктатылуын ишетеп, ничек кенә кайтып җитәрмен инде дип йөргәндә, ярый, бәхетенә Себердә эшләп йөрүче күршесе килеп чыкты. Аның машинасында көч-хәл белән юлсыз юлларны үтеп, капкасы төбенә үк төшеп калгач, да-а, Гали чордаш белән сөйләшер темалар бик күп икән бит, ничек киләсе базарны көтеп аласы инде, дип ярсыды. Аңардан да ныклы аңлаган һәм шундый ук үткен темалары булган әңгәмәдәшче кордашлары калмады шул инде, дип уйланып торды да, керү ягына борылып, үзе белән чордаш капкасын әкрен генә ачты бабай.


Миләүшә Әхмәтҗанова.


Читайте нас: