Барлык яңалыклар
Әдәби бит
15 декабрь 2017, 13:16

Каз авыруы гына чыкмасын

Күптән инде холера, тиф, чума чирләрен оныттык, дип, күкрәк киереп йөрегәндә, замана чирләре баш калкытты. Алары да бит кешеләрне генә түгел, хәтта кош-кортларны, хайваннарны да бугазыннан ала. Кош кизүе, дуңгыз кизүе тарала башлады. Шушы зәхмәт безгә дә якынлаша, имеш, дигән хәбәр барыбызны да куркуга салды.

МВД, прокуратура, авыл Советы, ветнадзор, роспотребнадзор кебек бик җаваплы органнар бар көчләрен шушы чирләргә каршы юнәлтте.

Бәй, шулай булмыйча, афәт, бәла якынлаша, каравыл! Уяу булырга кирәк! Район, авыл Советларына көн юк. “Карагыз аны, берәр бәла-каза чыга калса, урыныгыздан очасыз!”– дип куркыталар. Эшсез калудан йөрәкләре табаннарына төшкән авыл Советы вәкилләре йорт буенча йөреп: “Чучка кизүе – дүрт аяклы үлем, сак булыгыз! Урамда бер генә каты борын да дөнья сасытып, чир таратып йөрергә тиеш түгел. Ишетсен колагыгыз! Яхшы чакта мыркылдыкларыгызны теге дөньяга озатып калыгыз”,– дип, авыл халкын искәртеп йөри башладылар.

Фәрит берничә ел элек кенә, дуңгызлар үрчетеп, дөнья көтә, акча эшли башлаган иде. Килеп чыкмады. Булган каты борыннарны юк итәргә туры килә. Итен алыпсатарларга очсыз хакка бирәсең, чөнки үзең базарда сатып утыра алмыйсың. Боларның берсенә дә гаҗәпләнми Фәрит. Без инде өйрәнеп беткәнбез: башта төзибез дә, аннан җимерәбез.

Ә менә дуңгызларга килгәндә, аларның хәрәм, пычрак хайван булуын пәйгамбәрләребез 1000 ел элек үк кисәткән. Нишләп соң әле Фәрит бу турыда алдан уйланмаган? Үз хатасын аңлап, ул казлар үрчетү белән мәшгуль. Эшләре уңышлы гына бара, казлар авыруы гына чыга күрмәсен берүк!

Дилфәр Хәсәнов, Ижау шәһәре.


Читайте нас: