Барлык яңалыклар
Әдәби бит
6 декабрь 2017, 18:34

Кузбайга килен кайта

Кузбайдагы Каюм Каенлыкка Кәшәфетдин картның кече кызы Кадрияне кәләшлеккә кодаларга китте.

Кәшәфетдин карт, карчыгы Катифә кияү килүен көтте. Капкадан килеп кергән кешене күреп, куш куллап күрешеп каршыладылар. Кияү кызны күзли. Кыз-кыркын карадан килешле, кара күзле, кара кашлы, күзенә керерлек кара керфекле, күп карасаң, күзсенер кебек. Кияүне кыз кыенсынып кына, көлемсерәп каршылады. Кәшәфетдин картлар кияүне күзәтә. Кияү калын, карадан килешле, көләч, көчле куллы кешедер. Көчле кешедә кыз кызармас. Кешелекледер, киңәшләштеләр, килештеләр. Кәләш Кузбайга көзге кырпакта кайтачак.

Көз килде. Камалетдин картларга Каюмның кәләше килә, кунаклар кайта! Киленне Каюм кулына күтәргән. Кадриякәйне капкадан күршеләр, килгән кунаклар каршылады. Кодагыйлар Кашкада килде, күчтәнәчләре – казылык. Кәшкәләүдәге кызлары – казлар, Котлыярдагы кодалары – калачлар, Кушманактагы кайнагалары – кыстырмалар, Каразиректәге кайнешләре кымыз китергән. Киленне күрергә кузбайлылар, көтү-көтү күршеләре: Кавый, Кадим, Кадыйр, Камал, Карам, Камил, Кәримә, Клара, Кифая килеп керде. Күрше картлар, карчыклар кичкелеккә кадәр калмады. Кыстый-кыстый, күчтәнәчләрне кодалар килүчеләргә каптырды. Күрекле коралда – Камил, кыллысында – Камал, кубызда Клара көй көйләде. Каюм кунакларны көйгә кыймылдарга кыстый. Күршеләр, килгән кунаклар кызганнан-кызды. Караңгыдан көнгәчә кунаклар кайтмады, куна калды.

Кавышкан кешеләр калага китмәячәк, Кузбайда калачаклар. Кузбайлылар киң күңелле, кунакчыллар, кайсы капкадан килеп керәсең, кунакны куна калырга кыстыйлар. Калганнарга киңәш: килегез, кунакчыллыкларын күрерсез!

Лилия Хәлилова.


Читайте нас: