Ул вакытта Яңа Бикмәттә 2 комплекслы бригада: Югары оч – беренче, Түбән оч икенче бригада булып йөреде. Минем күптән мәрхүм әткәем Минәҗев Бәйзәви югары очта күп еллар бригадир булып эшләде. Бер көнне әткәй мине, күбә тарттырырга булышырсың дип, атына утыртып, югары очка, авылны чыккач басу читендә төзелгән әвенгә алып китте. Монда октябрь, ноябрь айларында ашлык сугалар. Басуда зур чүмәләләргә көзен сугылып бетмәгән ашлык көлтәләре өелгән. Мине Сөнәгать бабай бер зур биягә күтәреп атландырды. Ул тешләшә һәм тибешә торган бик усал ат икән. Тезгенне буш тотмаска, үрелеп тешли башласа, тезгенне икенче якка тартырга тиеш идем. Шулай итеп, миңа басудагы көлтәләрне әвенгә алып кайту бурычы йөкләтелде. Апалар арбага көлтәләрне тезеп күбәгә төягәч, аларны җеп белән бәйләп, мине озатып калалар. Әвендә икенче апалар күбәне тиз генә бушатып, мине кире җибәрәләр. Сөнәгать бабай минем эшне контрольдә тота. Ат белән килеп туктагач, аңа шап иттереп сугып ала да: “Гитлер капут, стой!”– ди. Артабан, җепне чишеп җибәреп, көлтәләрне бушата. Шулай еллар үтә торды. Бервакыт картлар сөйләшеп утырганда нимес биясенең сугыш беткәч безнең колхозга трофей булып кайтканын ишетеп белдем. Ул ат сугыш вакытында немецлардан партизаннарга килеп эләккән һәм сугыш беткәч безнең авылга Гайса партизан алып кайткан. Партизан бабай 1959 елны үлде. Ә бия колхозыбызда 20 елдан артык яшәде. Ел саен бер колын бүләк итә иде, аларның барысы да бия булды. Нәселе авылыбызда киң таралды. Бияләре бик эре, көчле, җитез атлар булып җитешә барды. “Нимес”тән туган атларны тракторга тиңләделәр. Берсен “Гөлкәй” кушаматлы дип хәтердә калдырганмын.
Кыш җитсә, Агыйдел елгасы туңгач, аргы яктан печән ташу башлана. 25-30 ат печән ташый. Трактор менәлмәслек Агыйдел тавыннан печән төялгән чананы тартып мендерергә шушы көчле атлар кулланылды анда. Шундый данлыклы булды шул Нимес биясе һәм аның колыннары.