Сабыр гына йортта аталары көтеп йөри әнә. Каңгылдап куйган чагында тавышында сагыш сизелә.Сабырлык кирәк, аннан соң яшел-сары бәбкәләрен ияртеп, бәрхет үләннәргә бергәләп чыгачак алар. Шундый уйлар белән, түше кызганга түзә алмыйча, кар суында юынып керим дип, инәкәй оядан сикереп төште. Артына борылып карады, янәсе сары арыш саламнары белән яхшылап ябып бетергәнме йомыркаларын. Җил тиярлек түгел. Мин хәзер генә, дигәндәй, кабаланып чыгып китте ул сарайдан. Ата каз белән очрашкач, әллә ни шаулашып, муеннарын сузып, күрешү куанычыннан тавыш бирешеп тә тормадылар. Вакыт тыгыз, тиз генә коенып алырга да, ояга йөгерергә кирәк дип, җыелып яткан кар суы эзләде инәкәй. Ихата-йортта кар эреп беткән, урамга ук чыгарга кала икән дип, капка астыннан иелеп, чыгып та китте. Ата каз, ияреп тормыйм, барыбер тиз генә кереп китәчәксең дип, нигездәге балчыкны томшыгы белән чокып, ләззәтләнүендә булды. Урамда, үрге очтан рәхәтләнеп ерганак агып килә, шунда коенып алырга уйлады һәм дөньясын онытып, юына башлады. Кулбашларын әле берсен, әле икенчесен суга иелеп-тидереп, өстенә тамчылар йөгертте. Һәм томшыгы белән тәненә ныгырак үтсен өчен йоннарын аралап, салкын суны мамык араларына үткәрергә тырышты. Хәзер, хәзер, кире йөгерәм, суык җил бәреп куймасын йомыркакайларыма диеп уйлап, соңгы кабат башын суга тыкты, тамчыларны тагын өстенә таратырга әзерләнде. Шул вакыт мотоциклына утырган егет каяндыр килеп чыкты да туп-туры, алдында кош барлыгын күрдеме, юкмы, рулен боргаларга да тырышып карамады ул, инә каз өстеннән чыгып, үтеп тә китте. Тәгәрмәч башына туры килгәндер инде бахырның, селкенәлми дә калды – инәкәй башкача күзләрен ачмады. Оя тулы йомыркаларын, аларны көткән ата казын, өметләнеп торган хуҗабикәсен калдырып, бу дөньядан үтте. Өметләр киселде. Унөч бәбкә бер атнадан борынларга тиеш булса да, әниләре булмагач, хуҗабикә нәрсә генә эшләтеп карамасын, шунда томаланып калдылар.
Армиядән кайткан егетнең күзләре күрмәгәнме, күрергә теләмәгәнме, нәрсә булганын үзе генә белә... Күпмедер вакыт үткәч, бу егет өйләнде. Хатыны бәби көтеп йөргәндә, ямьле тормышын яшен телеп үтте аның. Ялгыш юлга баскан егетне берничә елга төрмәгә утырттылар. Газизенең туганын, үскәнен күрәлмичә, төрмәдә еллар үткәреп кире кайтты. Әмма барыбер, каз гаиләсен җимергән кебек, бәхет аны һәрчак урап үтә торды.