Барлык яңалыклар
Әдәби бит
8 ноябрь 2017, 15:49

Икмәк бөртекләре тир белән табыла

Чүп савытлары кайда бар, шунда әпекәй кисәкләре, яртылаш кына киселгән икмәкләр дә аунап ята анда. Шуларны күреп, ирексездән сугыштан соңгы еллардагы балачагымны исемә төшердем.

Ул вакытта әтиле балалар бик аз иде. Бөтен колхоз эше сугыштан исән кайткан ирләрдә, аларның күбесе яралылар. Шуңа күрә сугыш беткәч тә хатын-кыз һәм үсмерләрнең иңенә төште авырлык. Авылда атлар юк дәрәҗәсендә, булганнары ябык, хәлсезләр. Җир сөргәндә колхозчыларга хуҗалыкларның сыер-үгезләре ярдәмгә килә иде. Ачлы-туклы ябык сыерлар сабан-тырманы тарта алмагач, үзләре дә ач кайсыбер колхозчылар, үртәлүдән ачу чыгарып, аларны тукмаган. Колхоз басуына алып киткән безнең сыерыбызны да, тырмасын тарта алмаганга, шул тырма өстенә салып кыйнаганнар. Ул көнне сыер чак-чак аякларын өстерәп кайтып керде. Инәебезнең, аны күреп, исе киткән: мәхлукның сырты камчы эзләреннән кабарып чыккан, җилененә дә нык кына эләккән. Каршысына чабып килгән бозавын да имезә алмаган, егылган. Шул егылудан ул тора алмады. Басарга тырышып карый да егыла. Җилененнән сөте укмашкан кан белән агып ятты. Яткан килеш мөгерәп, бозавын чакырып ятты ул. Шул килеш, башын калкыта биреп, бәләкәченең аякларын ялый иде. Ишле балалы гаилә шулай сөтсез калдык.

Уҗымнар калку белән, инәйләргә ияреп, без дә утауга йөрибез. Билчән кулны чага, бияләйләр киябез. Ашарга юк, карын ачыккач какы, ирен яргыч ашыйбыз, уҗым арасында алар күп итеп үсә. Печән өсте җитү белән, инәйләргә ияреп, болынга китәбез. Безне – бәләкәй кызларны, күбә төбе җыярга кушалар. Малайлар йөгертмә арбага төяп печән тарттыра, кулларында сәнәк. Зуррак апа-абыйлар печән чаба, чалгыларын ничә яшьлек икәнен дә чамалап булмаган зур бабай яный һәм тапап тора иде. Урак өсте җиткәч, безнең тамак тук. Инәйләргә ияреп, тагын басудабыз. Җитлегеп кенә килгән арыш уып ашыйбыз, ул арышның тәмлелеге! Мин әле дә басу яныннан узган чакта иген исен исним. Күзләремә ихтыярсыздан яшь тула – балачагым исемә төшә. Инәйләр урак белән көненә 20-25 сутый арыш ура. Без алар бәйләп ташлаган көлтәләрне башта бәпкәлек (өч көлтәне җиргә утыртып, 4нчесе башына куела) өябез. Алар кипшенгәч, я зуратлык (9-10 көлтә), я сосланлык (20-25 көлтә) ташып куябыз. Аяклар ялангач, аларны камыл ертып-тырнап бетерә. Басуда куырылган арыш ашыйбыз. Уып алган учмаларны көлтәләр эченә яшерәбез.

Уракка кабык арба белән яшь балалы хатыннар да йөри иде. Юеш бала чүпрәкләре, искеләре арба башында кибә. Бала караучы өлкәнрәк балалар – апа-абыйсы, шул арбаларның тәртәләренә басып, сикерә-сикерә апайларын тирбәтә. Елавыннан алар гына туктата алмаса, әниләре, урак урудан тукталып, алар янына килеп, сабыйларын имезеп китәләр. Кайткан чакта басу каравылчысы кесәләрне тенти, бала арбаларын да карый. Ул вакытларда кесәләренә салып кайткан бер уч ашлык өчен дә төрмәгә озаталар иде шул.

Безгә, 4-5 классны бетергән балаларга, беренче мәртәбә арыш тартканнан соң, 10ар кадак (4 кг) он бирделәр. Башымдагы яулыгымны салып, шуңа онны кадерләп төреп, алып кайттым. Ул миңа бик күп күренде. Инәй дә, канәгать елмаеп, мине мактады. Бу минем беренче тапкыр эшләп алган эш хакым иде.

Көлтәләр кипкәч, аларны ат белән әвенгә ташыйлар. Үгез җигеп әйләндерә торган барабанда сугалар, кипкән ашлыкны кул белән әйләндереп эшләтә торган җилгәргечтә тазарталар. Көлтә бавын кисеп торуны да, саламын өеп куюны да хатын-кыз башкара. Тазартылган ашлык элеваторга озатыла. Ул эшләр кара көздән кышка кадәр бара. Зуррак апаларыбызны колхозда эшләтеп, укырга да җибәрмиләр, алар октябрь аенда гына мәктәпкә бара.

Хәзер бөтен эшне дә басуларда техника башкара. Сөрү, чәчү, уру, сугуга кеше көче аз таләп ителә. Игенчеләрнең эше һәрвакытта да авыр булган, безгә аларның кадерен белергә кирәк. Икмәкләрне кирәк кадәр генә алып, әрәм итмичә, кадерләп кулланыйкчы! Инәйләребез икмәкне кадерләргә, зурларга бишектән үк өйрәткән безне. Хәзерге буында да әпекәйгә карата сак караш тәрбияләргә иде, барыбыз бергә, бердәм булып.


Л. Хәлилова,

хезмәт ветераны,

Тәтешле – Борай.


Читайте нас: