Барлык яңалыклар
Әдәби бит
3 ноябрь 2017, 17:47

Нурдәүләт бабам бакчасы

Сугышка кадәр Яңа Бикмәтнең (ул вакытта “Агыйдел” колхозы) даны тирә-якта киң билгеле була. Ямьле Агыйдел буендагы Йөмәлге тавы астында урнашкан ял йорты эшчәнлеге дә шул җөмләдән. Аның директоры булып минем Чибәр бабай (әткәйнең бертуган апасы Хөсникамалның ире) Нурдәүләт Фазлыев эшләгән. Монда ял итәргә пароход белән Мәскәүдән кадәр килгәннәр. Минем әткәй егет чагында ял итәргә килүчеләргә хат таратучы булган. Шул вакытта “Агыйдел” колхозы Борай районында гына түгел, республика дәрәҗәсендә иң алдынгы һәм бай хуҗалыклардан исәпләнгән. Мисал өчен, колхоз 250 баш умарта корты, 40 баш кымыз биясе тоткан, ярма эшкәртү тегермәне эшләткән, һәркайда электр лампалары балкып торган. Көзге эшләр беткәч, уңыш бәйрәмендә колхозчыларга кызыл олаулар белән ашлык таратканнар. Колхоз Татарстанның Актаныш районының “Агыйдел” колхозын социалистик ярышка чакырган, ярышташлар бер-берсенә кунакка йөреп, эшләре белән танышып торган.

Ял итүчеләр өстәлендә бал, кымыз булган. Әле дә агып яткан сероводородлы судан да сихәт тапканнар. Утыз кешене кабул итәргә исәпләнгән ял йорты 1941 елда ябыла. Сугыштан соң да аны ачу хәстәре күрелми.

Сугышта яралар алса да, исән-сау кайту насыйп булган Нурдәүләт Фазлыев бакчачылык белән шөгыльләнә башлый. Таулы урында гектар ярым җирдә җимеш бакчасына нигез сала. Дүрт метр саен каезлап киптерелгән имән баганалар утырта, һәр баганага озын колгалар белән куыш агачтан эшләнгән сыерчык умарталары куеп чыга. Бакча тимер челтәр белән уратылган, ул тутыкмасын өчен кара буяуга буялган иде. Анда унбиш сорт алма, кара, кызыл, ак, алтынсу карагат, берничә сорт кура җиләге, крыжовник, груша, слива, виноград үстерелә. Агыйдел буеннан төпләп алып кайтып утыртылган бөрлегән дә уңышы белән сөендерә.

Бакчачы Нурдәүләт Фазлыев эшен заманча оештырырга тырыша. Корткыч бөҗәкләргә каршы төрле препаратлар куллана, Мичурин язмаларын, бакчачылык турындагы китапларны укып, андагы яңалыкларны тормышка ашыра. Ул, агачларны бер-берсенә ялгап, бер агачта алма, слива, груша да үстерде. Агачларга препаратлар сиптерү, җир эшкәртү кораллары күп иде. Уңыш җыюда классташларым да ярдәм итә. Дәрестән соң дүрт-биш малайны алып киләм дә, кып-кызыл сусыл алмаларны берәм-берәм генә кайчы белән кисеп алып, алдан коры елга комы салынган агач тартмаларга тутырабыз. Тартмаларны, карбазына ташып, биек рәтләргә өябез. Уңыш мул елларны 500-600 тартма алма җыела иде.

Кыш җитү белән базарга алма сатарга барулар башлана. Атна саен, әткәйнең атын җигеп, Чибәр әби белән Чалкак базарына алма сатарга барабыз. Ул вакытта башка җирдә алма булмагач, 5-6 тартма алманы халык чиратка басып бер сәгать эчендә алып бетерә. Тартмалар бушагач чәй эчәргә бару иң якты истәлек-хатирә булып калган. Чибәр әбинең Куян якта сатучы булып эшләгән дус хатыны Рәйсә апа Тимершинага барабыз. Ачык йөзле, кара чибәр апа, безнең киләсен алдан белгәндер инде, мич алдыннан зур бер өем эссе, телеңне йотарлык коймакларны чәй янына китереп куяр иде. Чәй эчкәч, Чибәр әби белән Рәйсә апа зур кара сумкадагы алма сатудан кергән акчаларны чутлыйлар. Миңа, гадәттәгечә, 1,2,3 тиенлек бакыр акчаларны, ат тотучыга дип, бер уч бирәләр. Чалкактан Яңа Бикмәткә кайткач, буш тартмалары белән Чибәр әбине өенә илтеп куям да, атны конный дворга илтеп тугарам. Кайтышлый аксак Салих бабай саткан лавкага кереп, теге бер уч бакыр акчаларга хәлвә сатып алам. Кайткач, хәлвәне 85 яшьлек картыйга бирәм, ул аны чәй эчкәндә җидегә (картый, әткәй, әнкәй, без – дүрт бала) бүлеп бирә.

1969 елның кыш салкыннары 50 градуска җитте һәм бакчадагы җимеш агачлары туңып бетте. Сәламәтлекләре таушалган, картайган Чибәр бабай белән Чибәр әби бер-бер артлы дөнья куйды. Балалары булмагач, аларның матур эшләрен дәвам итүче дә калмады. Тимерче, балта остасы, пыяла салучы, оста сунарчы – Нурдәүләт картның бар яклап та талантлы, булдыклы, алтын куллы кеше булуын сокланып хәтерлим. Аның тал чыбыгыннан үргән балык тоту ятьмәләре, агачтан эшләгән үрдәк сыннары чын кебек иде. Тәртипле, алдынгы карашлы кешене барысы да хөрмәт итте. Ул вакытта авылда велосипед та юк иде әле, аның хром куртка, хром итек, хром картуз (кепка), күн перчаткалар киеп, ИЖ-49 мотоциклына Чибәр әбине утыртып кунакка китүләрен халык әле дә искә ала.

Инде ул хәлләргә ярты гасырдан артык вакыт үтте. Яңа Бикмәт тарихында, аның заманына күрә бик тә игелек-ле эшләрендә Нурдәүләт Фазлыевның өлеше зур. Аның хакында якты истәлек халык күңелендә әле дә саклана. Ул безнең тормышта якты, матур өлге булып калды.

Ф. Минәҗев,

Тепляк авылы.


Читайте нас: