–Урлыйм әле мин сине, чибәркәй.
–Соңга калгансың, мин “урланган” инде, – дип җаваплады Фәһимә каршыга очраган ике егетнең алданрак атлаганына. Көянтәләрен иңнәренә салган, алмалы чиләкләренә мөлдерәмә итеп чишмә суы тутырган яшь килен ничәнче кабат үз юлында очрата инде бу башка авыл егетләрен. Үрге Морзада чакта Кичке уенга ат менгеләрендә чабып килгән күрше, тирә-як авыллардан кызлар күзләргә килгән егетләр арасында күргән кебек шул бу шугын. Чит авыл урамыннан узып барам дип тә уйламый ичмаса, һәр кызга шулай сүз катып, шаяртып үтәдер инде бу буйга озынрагы, я ярар инде, ул каян белсен Фәһимәнең үткән җәйдә генә Сарыга килен булып төшкәнен. Сары дигәннән, бу авыл кешеләренең, чынлап та, барысының да чәчлеләре сары бугай, аксыл йөзлеләр, бәлки, мондый исемне авылларына да шуңа сайлаганнардыр. Тик менә ул гына үзе карадан килешле, ят итмәсләр микән авыл халкы дип, и кайгырган иде инде, шундый уйларга уелып үткәрде көнен яшь киленчәк.
Былтыр Закирның әти-әнисе: “Сине өйләндерергә вакыт, әйдә бер җиргә барып кайтыйк әле”, – диделәр дә әзерләнеп, Үрге Морзадагы белешләренең кызларын сорарга килеп тә җиттеләр. Җиккән атларга ястык-мендәрләр салып, хатынын кадерләп, каршы искән җилдән саклар өчен артка каратып утыртып, өстән кызыл белән тышланган юрганын да ябып, кунакка әз килмәделәр бит алар монда. Хәтта, кул баласы булган елларда да кышкы айларда, казлар, эре маллар суелгач, рәхәтләнеп бер-берсенә йөрештеләр. Бер атна алдан балан бәлешләрен мичтә кундырып, бишәр-алтышарын базга төшерәләр, тошын-чәк-чәген дә баллыйлар, мичкә каз түшкәсе куела, яшелчә мул, кара икмәктән агына күчеп барган заманалар, кәрәзләрдән балы да коела, кыскасы, хуҗабикәнең уңганлыгына, хуҗаның тырышлыгына бәйле чакырылган кунакларның “калынлыгы”. Очрашып, үткәннәрне барлап, күңелләрне бушатканчы җырлар сузып, кунак ике көн кунамы, я өчнеме, шунча, көн дә иртән тәмле, йомшак кара “кунак мунчасын” кереп хушланалар иде. “Кунак ашарга килми, сынарга килә”, ди бит халык. Закир әти-әнисе дә танышларының тормыш көтүен бик ошаттылар һәм хуҗаларның кызын да күзләргә өлгерделәр. Алардагы чисталык һәм пөхтәлек! Кызлары әниләренә йөгерешә-йөгерешә, кулларыннан килгәнчә ярдәмләшә, тыңлаучан бала. Бәйләм-чигү эшләренә хуҗабикә дә, кызлары да оста. Пешергән аш-суларын тел очында тотарсың, кискән тукмачларының килешлеге! Уңганнар шул, уңган белешләре! Мондый гаиләдә тәрбияләнгән кыз, киленең булса, нәселеңә кот кунар. Дөнья көтә белгән, тормышка әзерләнгән, тәүфыйклы, тәрбияле киленле булу хыялы белән яшәде булачак бианай. Шуңа күрә Закирләренә яшьтәше Фәһимәне “эләктереп” калырга иде дип көне-төне уйлады ата-ана. Һәм менә “тимерне кызу чагында сугарга кирәк, калган эшкә кар ява” дип, ниятләрен озакка сузмый тормышка да ашырдылар. Фәһимәнекеләр дә артык киреләнеп тормады, яшьрәк тә соң, дисәләр дә, кыз баланың вакытында “ияле” булуын өстенрәк күрделәр. Сары авылындагы белешләре дә “төшеп калганнардан“ түгел, гөрләтеп яшәп китерләр, иншалла, диештеләр. Диештеләр дә соң, Фәһимә белән Закирдан гына артык, ныклап сорашып тормадылар шул, ә тегеләре ата-ана хәл иткәч, аларның теләкләренә каршы килмәделәр. Тик, ике аякка да берсе гел уң аяк киеме, икенчесе бары сулын гына кигән кебек, нидер җитмәде, күңелләре кайчак сулкылдап куйгалады. Тик бер-берсенә салкын караш сиздермәде алар. Закир кара чибәрнең булдыклы хатын булганына сөенеп йөрсә, Фәһимә дә кыз бала туа, үсә дә башка гаиләгә китә дип тәрбия алган кыз. Бианай белән биатай теләкләре тормышка ашканга, малайларына ышанычлы, акыллы бала туры килгәненә куанып бетәлмәде. Тиз арада күршеләре дә “алтын куллы” киленне үз итте. Аның алып килгән бирнәләре турында сөйләми, телгә алмый калган бер сарылы да калмагандыр, мөгаен.
Үзен белә башлаганнан бирле Фәһимә әнисенә ияреп чигүен чикте, үсмер чагыннан алып, сөлге башларын челтәр энәсе белән каймалады, тәрәзәгә эләргә челтәрен дә әллә нинди бизәкләр белән төрләндереп бәйләргә өйрәнде. Тора-бара “куйка-сәкегә” челтәрле һәм чигүле япма, пар мендәләргә күгәрченнәр авызына чәчәк капкан килеш матур чигү булып ятты. Чаршаулар, кашагалар, өстәл япмалары да күзнең явын алып торырлык, кыскасы, бирнә сандыгы еллар дәвамында башкарылган кул эшләре белән тулды. Җырларда җырланган Галиябану сылуга биргесез гүзәл һәм уңган Фәһимә Сарыга килен булып төшкәч, чигү-челтәрләре белән өйне бизәп гөл итте. Булган киленнең бирнәләрен карарга килеп, курчак өе кебек бизәлгән Закирләрнең “ызбасын” күреп, сарылыларның һушлары китте.
Кызлар язмышы шулай буладыр инде диеп, яшь килен иртә-таңнан тавык чүпләсә дә бетмәс йорт эшләре артыннан чапты да чапты. Ә Закир ферма малларыннан бушамады, кичен генә арып-талып кайтып егыла. Хәләленең телеңне йотарлык итеп пешерелгән аш-суын авыз итеп, бәбәй мунчасы кебек йомшак итеп ягылган мунчасын кереп, җылы һәм йомшак түшәк-ястыкка чума. Фәһимә оялыпмы, кыенсыныпмы ире кырына килеп ятарга ашыкмый. Алай дисәң, әнә мунча керүчеләр чыгып беткәч, ләүкә-идәннәрне юып кайтты, икмәккә баш ясап куйды, кичке аштан калган табак-савытларны юып, аш-су ягының идәннәрен сөртеп алганчы Закире йоклап та киткән. Көннәр берсе артыннан берсе үтеп, айларны алмаштыра торды.
Дүрт авыл арасын җәяүләп үтеп, тракторчылар әзерләү курсына йөрүләре иде Хәбир белән Канифнең. Алты ай укытачаклар аларны. Ул елларда тракторчы һөнәрен косманавтка тиңләгәндәй, үтә дә почетта иде шул. Ярың булсын тракторист диеп, кызлар җырлады. Сәләр-маена буялып, кырдан күзләре генә шахтерныкы кебек ялтырап күренеп, тузанга баткан тракторчылар герой кебек өйләренә кайтып керерләр иде. “Әнә, укы, тракторчы булырсың, белемең булмаса, мал артыннан ияреп йөрерсең, ату”, – диеп, әти-әниләр балаларын тырышып укырга өндәде. Балачаклары, үсмерлек чоры зелпе җыеп, себерке бәйләп, юкә каерысы суеп, чабата үреп базарга һәм мари авылларына алып барып очсыз гына хакка сатып йөреп үтте. Шуклыклары да булды, ләкин вакытларын бушка үткәреп, трай тибеп йөрмәде ике дус. Хәбирнең генә, менә инде ике айлап була, хәле мөшкелләнде. 19 яшьлек егет Сары авылыннан үткән чакта бөтенләй агарынып ката, аяклары тыңлашмый, укырга барганда да, кайтканда да. Моны иптәше Каниф тә сизде. Нигә бу авылга җиткәч кенә сәерләнә соң Хәбир? Ачылды шулай да иптәше. Кара чибәргә үлеп гашыйк булган икән! Моңа кадәр дә кызларны һәр авылда күрә килделәр, үзләрендә дус күреп йөргәннәре дә юк түгел. Әмма, өзми дә куймый дусты: “Менә күрерсең, Каниф, кемнең кызы булса да, ата-анасы бирсә дә, бирмәсә дә, барыбер алып качачакмын шул каракайны. Туганнан башлап белгән кебекмен бит мин аны, беләсеңме, дус, тын алалмыйм икән ансыз”, – дип әйтеп куймасынмы! “Хәбир, ашыкма, бәлки, үтеп китәр бу “сотояниең”. Если что, урлашырга үзем булышырмын, яме!” – гадәттәгечә шаярышып кына бу сөйләшүне үткәрерләр төсле тоелды аңа. Әмма яшьтиенең бар килеш-килбәте, еракка карап, очкын чәчеп торган карашы – уен эш кенә сөйләмәгәнлеге турында “кычкырып” тора иде. Канифнең аны чынлап аңлаганын, иптәшенең җитди дә була белгәненә сөенеде Хәбир, кинәт кенә борылды да егетләрчә, җиңел генә тауны эләктереп алгандай күтәреп чөйде дустын, хәтта! Көннәр үтә торды, җаен һәм юлларын табып, Хәбир гашыйк булган кызның бу авылга җәй көне генә килен булып төшкәнен дә белделәр алар. Күргәнем бар, моңа тиклем дә очраткан идем инде мин аны, дигән уй башыннан бер секундка да чыкмады, әмма кайчан, кайда икәнлегенә үзе ачык кына җавап та бирәлмәде. Дуслык аралары кечкенәдән ныклы булганга, егетләрнең икәүләп корган планнары буенча юлларында очрап, кара чибәргә сүз кату, артабан, Фәһимәнең дә аңлашылмаган бушлык биләп алган күңеленә кош теле кебек кенә хат юллары багышлау, аларны тапшырулар эзсез һәм нәтиҗәсез калмагандыр инде... Кияүдә булган ир хатыны, Закир ни тиклем әйбәт булса да, аны үз итә алмаганлыгын шушы айлар эчендә минут саен уйлап, әти-әнисен, кешеләрнең нәрсә дип сөйләячәген күз алдына китереп, курккан, күңеленнән генә язмышын төрлечә үзгәртеп караган һәм мең үлеп, мең терелгән, һәрнәрсәне үлчәгән Фәһимәнең язмышы соңлап очраштырган “үз кешесе”белән гел бергә буласы килүе җиңде. Тора-бара Хәбиргә гашыйк булганлыгын һәм яраткан кешесе белән дөнья чигенә китәргә дә риза икәнлеген башкача яшерә алмаслык хәлгә җитте. Урлыйбыз дигәннәренә үзе дә риза булуын белдерде. Иртәгә кичен, егетләр укудан кайтканда, бергә китәчәк алар.
...Кышның февраль ае. Күктә яңа туган ай салмак кына тирбәлә. Ат юлыннан барган ике чаңгычы һәм аларның берсе артына биленнән тотынып, кемдер баскан. Киң генә такта чаңгыда бер тигезлектә атлап бара алар. Җиһан төпкеленнән баккан йолдызлар да күзебезгә яңгылыш кына күренмиме дигәндәй, аларның тигез итеп атлауларына, уйсу җирләрдә җиңел генә шуып төшеп киткәннәрен аптырашып күзәтәләр. Каниф артларына еш карана, кысыр гына булмаган көегенә түзәлмәслек булып, күкрәк эчендә йөрәге дулый. “Арттан куа чыксалар, нишләрбез. Авылларына илтүче туры юлдан китәргә ярамый, урап кайтсалар, кайтырлар, Сазлар аша китәргә кирәк, берәрсенә кереп, бераз хәл дә алмый булмас. Ярый, әлегә бар да алар уйлаганча бара. Ну, Хәбир, үз дигәнен сүз итте! Молодец!” – шундый уйлар белән көрәшеп, берчә елмайды, берчә тирән борчуга калды, әмма уяулыгын һәм сизгерлеген бер мәлгә дә югалтмады ул. Пар чаңгыда ике тугандаш, бер-берсе өчен яралган һәм яратылган җан, чал чәчле, картлыгыннан бераз яңгылыша да башлаган Язмыш картка әз генә соңга калып, буталчык китереп чыгарганы өчен хәтерләре калса да, гашыйклар бербөтен булып берегеп, Хәбир һәм Канифнең туган авылына ашыгалар. Аларның артыннан шатлыкка, әллә нинди борчулар, куркулар, икеләнү һәм тагы нәрсәләр бергә кушылып, бу өчәүнең гомере буена җитәрлек, әгәр дә киләчәктә бу вакыйгалар белән уртаклашсалар, башкалар да онытмаячак мәхәббәт тарихы ияргән... Ул гына да түгел алар артыннан эштән кайткан Закир, әллә үзе сизенепме, берәрсе колак ярдымы, иптәшләре белән җигүле атларга төялеп, качакларны тотсалар кирәкләрен биреп, артабан нишләтәчәкләрен дә күз алларына китерәлмәгән ачулы, ярсыган, эзәрлекләүче һәм бастырып килүчеләр ашыга иде... Әллә сакалы ак булса да, ялгышырга оста булган карт Язмыш үз хатасын төзәтергә теләп, гашыйкларны, чынлап та, урау юл белән алып китә, ә куып килүчеләрнең атлары Хәбирләрнең авылына илтә торган туры юлдан ярсып чаба...
Шомлы хәбәрләр, Фәһимәне эзләүләр, авылларга гаугалы хәбәр булып тарала. Дүрт көн өйләренә кайтмый бу өчәүнең берсе дә, соңырак Фәһимәнең исемен Галимәгә алмаштырып, авылдашларына да шулай таныштырып, әнисе янына алып кайтып, яши башлый Хәбир. Сөйгәне риза булгач, җинаять тә тапмыйлар бу вакыйгада.Еллар үтә, сөелеп-сөенешеп бу икәү колхоз эшенә дә йөрергә өлгерә, йорты-өе булдыклы, һәр эшнең рәтен белгән уңган Фәһимә-Галимә һәм тиресеннән чыкса, чыга, әмма әнисе һәм яраткан кешесе өчен уңайлыклар тудырырга вакыты, көче белән исәпләшмәгән Хәбир аркасында заманасына күрә дөньяларын балкытып гомер итәләр. Мәхәббәт кайнарлыгы бер сүзле, бер максатлы итеп яшәргә ярдәм иткәндер аларга. Гаиләне ямьләп, дүрт балалары туа. Йөзгә кадәр икебез өчен өзелеп, пар чаңгыда 4 аяк тигез итеп атлаган кебек, рәхәтләнеп яшәрбез, яме дип кабатларга ярата үз сүзендә торучы Хәбир. “Мин синең колак йомшакларына теге чакта күктә эленеп торган ярымайны алып тагачакмын, ә йолдызлардан муенса эшләп, нәфис муеныңа эләчәкмен, менә күрерсең, үкенмәячәксең мине сайлаганга, һичкайчан!” – дип тә өсти иде. Ә теләкләрен тормышка ашырырга булышкан дустына үлгәнче бурычлымын сиңа дип, һәрвакыт рәхмәт укыды. Үлгәнче шул... Хәбир тракторы белән караңгы төндә кырдан кайтып барганда, көзге пычракта ике яктан да тирән чокыр уратып алган буага төшеп китә һәм, ни сәбәпледер инде, кабинасыннан чыга алмый...
Еллар үтә. Уңган һәм булдыклы Фәһимә сабыйларын үстереп, укытып, кеше итте, менәмен дигән итеп дөньясын көтте. Күңелендә ниләр йөрткәнен ул берсенә дә ачып салмады, бер кеше дә аның серләренә “керә” алмады, күршеләргә дә башка хатын-кызлар кебек кич утырырга йөрмәде. Бәлки, Хәбире иртә, итәк тулы сабыйлары белән бу дөньяны ташлап китсә дә, аны үз янында итеп тоеп, күңеленнән гел аның белән сөйләшеп, киңәшләшеп, яшәр өчен көч алгандыр, еллар дәвамында мәхәббәтенең җылысы салкыннарда да өшетмичә, саклап килгәндер Фәһимәне, кем белә! Күп сөйләшеп бармый торган апа эштән башканы белмәде, үзенең тырышлыгы һәм акыллы, сабыр булуы аркасында ир-аты булган гаиләләрдән дә артык итеп алып барды хуҗалыгын. Балалары да үзе кебек тырыш, әтиләре кебек максатчан булды. Кешене Язмыш йөртә, маңгаеңа язылганны син күрмичә, башка кеше кичерми, дияргә була. Нинди генә фикер йөртсәң дә, нәрсә генә дисәң дә, чынлап, булган хәл шул инде бу вакыйга...