Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 март 2021, 15:55

Дүрт район бәйге тотты

Бүген, 6 мартта, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә Борай, Караидел, Калтасы, Тәтешле районнары спортчылары баскетбол буенча бәйгедә катнаша.

Баскетболчыларны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, аның урынбасары Гемир Нуртдинов сәламләде. Рушан Кадим улы районара спорт буенча дуслык тагын да ныгуын һәм көчәюен, бәйгеләрдә һәммә ярышчыга һәм командага уңыш елмаюын теләде.
Беренче һәм икенче урыннарны яулаячак командаларга Кушнаренда үтәчәк финал ярышларына бару бәхете елмаячак.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: