Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2020, 18:05

Сөю – ихтирам, олылау, рәхмәтле була белү дә

Гөлләмәләр арасында да үтә дә күркәм чәчәкләр булып, күзнең явын алырдайлары, башкаларыннан аерылып, әллә кайдан ук балкып торучы, аларның да үзләренә бар игътибарны җәлеп иттерә торганнары була. Кешеләр, гаиләләр арасында да шундый сокланырдай, алардан үрнәк алып яшәрдәйләре бар.

Әҗәк авылында яшәүче Роза һәм Рәзиф Сафиннарның гаиләсе нәкъ шундыйлардан дип әйтәсем килә. Бер-берсенә гашыйк ике күгәрчен кебек, дүрт дистә ел бергә гөрләшеп яшәүләренә, тәүфикълы балалар үстерүләренә, тирә-якка, кешеләргә гел игелекле булуларына канәгать гаҗәпләнеп, күзләр тимәсен дип, мөкиббән китеп карап торырдай асыл пар алар. Әҗәк авылының, гомумән, тугыз авылны берләштергән биләмәнең һәм районыбызның җәмәгатьчелек эше белән көн-төн янып йөрүче, иң актив тынгысыз кешеләре дә. Рәзиф Гыйндулла улы әлеге вакытта Әҗәк авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе, ә Роза Рәкыйп кызы биләмәнең хатын-кызлар советы рәисе урынбасары, район Җәмәгатьчелек советының әгъзасы, икесе дә Бердәм Русия партиясенең актив әгъзалары. Әҗәктә, биләмә авылларында оештырылган бер генә чара да аларсыз үтми. Алар тәү тапкыр Бөре педагогия институтында белем алганда очрашалар. Балтач районы кызы Роза Әҗәк егете Рәзифтән ике курс түбән укый. 1980 елны илдә Олимпия уеннары гөрләгән мәлдә, алар җәйге каникулларда бергәләшеп, Кыйгы районына стройотряд белән эшкә юллана. Ике студентның дуслыгы саф мәхәббәт очкыннары белән кушылып, олы сөюгә әверелә. Күп тә үтми икенче курсны тәмамлаган кыз белән дүртенче курсны бетергән егетнең студент туйлары үтә. Кураторлары Наталья Леонова яшьләргә: «Тормыш юлыгызны һәрчак яктыртып торсын, бергәләшеп үтәр юлларыгыз нурлы булсын», – дип истәлеккә торшер бүләк итә. 40 ел буена әлеге бүләкнең урыны Сафиннарның өй түрендә. Факультетта биюче, мандолинада оста уйнаган активистка Роза һәм рәссам Рәзиф җәмәгатьчелек эшләренең уртасында кайный, тырышып белем алалар. Рәзиф абый ике ел алдан дипломлы булып, районыбызның Мамады авылында педагогик хезмәт юлын башлап җибәрә. Ике елдан соң дипломлы яшь белгеч, Розасы һәм кечкенә Илнурлары белән Берләч мәктәбенә укытырга юл тота. Шул вакыттан алып, гаилә башлыгы директорлык вазыйфасын әлеге мәктәптә 13 ел буе башкара. Әлеге еллар Берләч мәктәбенең гөрләп торган чагына туры килә. Авыл халкы да кешелекле һәм кечелекле Сафиннарны хөрмәт итә. Шул дәвердә яңа мәктәп бинасы да балкып калкып чыга. Яңа мәктәп төзү мәшәкатьләре артыннан йөргән, аның авырлыгын үз иңнәрендә татыган директорлар гына бу җаваплылыкның җитдилеген ныклы тоя һәм намуслы педагог бар яклап та сынатмый, аның исеме районда һәрчак мактаулылар исемлегендә йөри. Яхшы билгесенә өлгәшүче укучыларны Яңа ел алдыннан кыңгыраулы дугалар белән бизәкләп җигелгән мәктәп атының «Кыш бабай кошевкасы»на утыртып, авыл урамнарын әйләндереп узуны оештырып, күңелле традициягә әйләндереп җибәрә Сафиннар. Һәр укучыга ел азагында мондый бәхет татысын өчен тырышып укырга шушындый үзенчәлекле стимул барлыкка килә. Ә Яңа ел атының дилбегәсе, әлбәттә, директор-Кыш бабай – Рәзиф Гыйндулла улының ныклы кулларында була. Әйткәндәй, инде 40 ел буена Кыш бабай костюмы Яңа ел бәйрәмнәре чорында аның иңеннән төшми хәзер. Ул елларда аның фидакярь хезмәтен бәһалап Русия Федерациясенең Мәгариф отличнигы дигән мактаулы исем бирелә. Шулай ук СССР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына ия булуы да бу мәлләрдә зур бүләк, олы мәртәбәлелек билгесе. Роза Рәкыйп кызының да педагогик хезмәт уңышларын билгеләп, Мәгариф министрлыгының бихисап Мактау грамоталары һәм Башкортстан республикасы мәгариф отличнигы дигән югары исем тапшырыла.
Уллары Илнур һәм Илназ белән педагог Сафиннар 1996 елны туган авыллары Әҗәккә кайтып төпләнә. Биредә дә Рәзиф Гыйндулла улы 11 ел мәктәп коллективын җитәкли. Ул вакытка әти-әнисе дә олыгайган, авылга кайтып ата-анага ныклы һәм якын терәккә әйләнәләр. Мәгариф тармагында барган оптимизация җилләре балкып торган, ике катлы биналы Әҗәк мәктәбенә, аның укытучылар коллективына да кагыла башлый. Авылда балаларның аз тууы да киләчәктә әлеге урта мәктәпнең төп мәктәпкә әйләнүенә сәбәпче була. Соңрак инде туган мәктәп бөтенләе белән ябылып куела. Кайбер укытучылар эш эзләп авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булса, Рәзиф Гыйндулла улы һәм Роза Рәкыйп кызы авылны сүндермичә, җәмәгатьчелек эшенә баштан-аяк чума. Ил, авыл, мәктәп, кешеләрнең язмышын йөрәк аша үткәрүче бу ике педагог әлеге вакытта лаеклы ялда булуларына карамастан , битарафлыкның ни икәнен дә белми, мәдәни, сәяси, иҗтимагый тормышта кайнап яши. Һәртөрле өмәләр, җыеннарны оештыру башында да Сафиннар. Тирә-якта булган яхшылыклар аларны үсендерә, борчуларны исә, ветеран укытучыларыбыз үзләренең шәхси ярасы итеп, авыр кичерә белә. Әмма һәр кешегә аларның җылы сүзе, төпле киңәше әзер. Районда үткән чараларда да бу икәүне еш күреп, барысына да ничек өлгерәләр икән дип аптырыйсың. Йорт-ихаталары балкып тора, кош-корт, бакчалары караулы. Ике киленнәреннән дә уңуларына сөенеп бетәлмиләр. Уллары Бөредә үзләре укыган уку йортын тәмамлады. Илнур Рәзиф улы – Ваныш мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. Иптәше Лилия Данил кызы шул мәктәптә инглиз теле укытучысы. Аларның улы Инсаф сигезенче класста, ә Зөлфия биштә укый. Бу оныклары шахмат, чаңгы спортын үз итә. Китап кадерен аңлап, әдәби әсәрләрне бирелеп укыйлар. Илназлары икенче тармак буенча да белем алып, хәзер нефтьче булып эшли. Тормыш иптәше Гүзәл Фәнил кызы – укытучы. Кызлары Илзана икенче класста, Аскарга – биш яшь. Бу оныклары җырга, музыкага сәләтлеләр. Икенче улы гаиләсе белән Яңавыл шәһәрендә яши.
Шундый күркәм гаилә булып, 40 ел күзләрегезгә генә карашып торуның, тату гаилә булып яшәүнең сере нидә дип, Рәзиф Гыйндулла улына һәм Роза Рәкыйп кызына үземнең соравымны бирәм.
–Тәү күрүдә үк гашыйк булган кешем ул минем Розам. 36 яшендә генә әтисе үлеп киткән, 34 яшьлек кенә әнисе дүрт бала белән тол калган. Әбинең иң өлкән улы биштә генә укыган чагы булла ул вакытта. 4 яшьлек Розам әти дип әйтергә тилмереп үскән кыз. Әнисе аларның һәрберсенә күркәм тәрбия биргән, тормышта үз юлларын табарга да ярдәмләшкән. Сөйгәнемнең үтә дә тәрбияле, инсафлы кыз булуына мөкиббән булдым. Ихлас, гадел, ярдәмчеллегенә дә соклана идем. Миңа ул үзенең балачак кичерешләрен, берсенә дә күрсәтмичә, юрган астына кереп «әти» сүзен төрле интонацияләр белән әйтеп, ничек итеп атасын сагынып елауларын, әтисенең кигән киемнәрен иснәп, әтисен юксынулары хакында балачак хатирәләрен сөйли иде. Әбинең гомер буена тырыш, кеше кадерен аңлый белүче, акыллы , булдыклы авыл хатыны булуына сокландым. Роза – гомер буена минем нәфис гөлем булды. Кечкенәдән җыр-биюгә омтылган, бәләкәй чагында стеналарында торган радиоузел радиосының чүпрәген ертып, андагы артистларны эзләгәнен дә үзе мәзәк итеп, искә алуыннан беләм. Димәк, ул сәнгать белән бәләкәйдән кызыксынган. Дүртенче класстан ук мандолинада уйнарга өйрәнгән. Укытучысы Кадрия Фәтхел кызы җитәкчелегендә мандолиначы 12 кыз арасында алтынчы класс укучысы Роза да телевидениедә беренче тапкыр чыгыш ясый. Абыйсының гармунында үзаллы уйнарга өйрәнә. Балаларымның хәстәрлекле әниләре ул. Игътибарлы дәү әни дә. Гомер буена нәрсәгә генә тотынса да, эше гел «көлеп» торды. Кечкенәләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел таба белде ул һәрчак. Әти-әнием киленем дип өзелеп торды, туганнарыма да һәрчак игътибарлы булды. Шуңа күрә 40 ел буе, һәр көн мин Розама яңадан гашыйк була барам. Язмышымда ул очраганга бик бәхетлемен. Ул безнең өйнең генә түгел, минем күңелемнең нуры. Күңеле матур булганга, тышкы халәтенә чибәрлек булып бөркелә аның ихласлыгы, киң күңеллелеге. Әлеге вакытта район мәдәният йорты каршында оештырылган Халык музыка кораллары оркестрында башкорт думбрасы партиясен алып бара. Аның һәр чыгышын карарга барам. Районда эшләп килгән «Ак инәйләр» берләшмәсенең актив әгъзасы да. Яз көне Кыйгы районында Радий Хәбиров белән очрашуга да барды. Республика башлыгына үзенең буш торган мәктәп биналарының язмышы турындагы соравын бирде. Без икебез дә укытучы булып туганбыз, укытучылыгыбыз безнең алдан атлый. Тормышны ямьлерәк, тәрбиялерәк итәргә тырышуыбыз икебезнең дә канга сеңгән. Бергәләшеп волейбол уйнарга да вакыт табабыз. 13 ел авыл мәдәният йортының мәдәни җитәкчесе булып эшләргә дә хәләлем үзендә көч таба. Розам турында көннәр буе сөйләсәм дә мактау сүзләрем бетмәс кебек. Шуңа күрә аның белән үпкәләшкән чагыбыз да булмады, күңелен кырырдай сүзне беркайчан да әйтергә дә уйлаганым юк. Шундый гүзәл, ихлас хатыныма еллар буе сокланып кына яшәдем һәм барысы өчен дә аңа рәхмәтлемен, – диде Розасына 40 ел буена илһам биреп яшәүче Рәзиф абый, үзенең тормыш гөленә назлы карашын бүләк итеп.
Розасы хәләленең бу сүзләренә карата:
–Рәзиф үзе әйбәт ул, гади, кешелеклеһәм игътибарлы…– дигән сүзләре белән, һичкайчан әйтеп бетерәлмәслек ихтирам, рәхмәт, олылау, хөрмәтләү һәм тагын да әллә нинди күркәм хисләрне туплаган елмаюын янында утырган хәләленә төбәде. Бу икәүгә карап, мондый сөю белән 40 ел гына түгел, мәңгелек буенча бергә җитәкләшеп барырсың, җаннарың һичкайчан өшемәс, бер-берсенең сулар һавасы булып туганнар бит алар, афәрин, дип кабат сокландым, күзләр генә тимәсен сезгә!
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: