Озын буйлы, какча гына тәнле бу бабайга карап, без, ул вакыттагы бәләкәй кешеләр дә аның ниндидер изге, үзендә пакъ-саф акыл туплаган бабай икәнлеген тоеп, аңа сокланып карый идек. Хөсәен Хәсәнов – шушы авылда туып-үскән кеше. Атасы аны киләчәктә гыйлемле итеп күрәсе килгән һәм авылларыннан артык ерак булмаган Куян мәктәбенә, Тимошкино авылының урыс мәктәбендә укыткан. Бу ике авыл да район картасында күптән юк инде. Әмма ике авылның да урыны бар, өйләренең нигез эзләре әле дә саклана. Шунда заманында белем эстәгән Хөсәен бабай. Әтисе биргән дин сабаклары, гарәпчә укый белгәнлеге дә Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайткач, аңа муллалык вазыйфасын башкарырга этәргеч ясый. Совет чоры булуга карамастан, халыкның күңеленә, канына сеңгән ислам нигезләрен безнең якта саклап яшәтүче Хөсәен мулла була. Аллаһны йөрәгендә йөртеп, дини йолаларны авыл һәрчак үтәп яшәгән шул. Хәләле Шәмсетапны итәк тулы бала-чага белән калдырып, сугыш башлангач та фронтка киткән бабабыз һәм 1946 елның маенда гына гаиләсе янына кайтып җитә алган. Аның 1938 елда туган кызы Зәйтүнә апа әтисе сугышка киткәч гаиләләре кичергән авырлыкны тыныч кына сөйли алмый.
–Язын үзебезнең бакчабызны казып бәрәңге утыртырга инәйнең вакыты юк иде. Колхоз эшенә иртән чыгып китә дә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Шуннан төнен ай яктысында бакча казый, көзен бәрәңгене дә төнлә ай яктысында алды. Караңгы инде, арыдык, хәл юк дип, бакчага чыгалмый калганнарның утырткан бәрәңгеләре дә көзен алынмыйча, җирдә, түтәлдә туңып кала иде. Андый гаиләләр кышын, язын ачлыктан шешенде. Безнең инәй үҗәтлеге, ныкышмалылыгы аркасында сугыш елларында бар баласын да саклап калды. Үзенең уңганлыгы, булдыклы булганлыгы өчен, әлбәттә. Намазларын да кешедән качып булса да укыдылар. Белеме дә бар иде, төрле үләннәрне җыеп киптерергә вакытын тапты. Җәен җыеп, киптереп куйган әремнең суын көзле-кышлы безгә кичен берәр калак каптырып чыга иде. Чирләрдән шуның да файдасы булгандыр инде. Беребез дә каты чирләп инәйне яфаламадык. Ул елларда сыерыбызны да бетермәде. Төнен әз-әзләп җыйган печәне-саламы белән асрадык малкаебызны, тырышып кыш чыгардык. Сугыш вакытында гаиләнең сыеры булу – бу олы бәхет иде инде. Вак бәрәңгене зур казанда пешереп, соңыннан киптерә идек. Анысын тапшырсаң, бераз акча да бирәләр иде... Түземсезлек белән көтеп алган Җиңү көнендә әтиебез кайтмады, бер ел үткәч кенә бу бәхетне татыдык без. Төнлә уянып китсәм, кемнәрнеңдер табындагы самовар артында сөйләшә-сәйләшә чәй эчеп утырганын шәйләп алдым. Шуннан инәйдән безгә кем килгәнлеге турында сорадым. Ул әтәгез кайтты, балакайларым, диде. Сөенечтән ул төнне башкача йоклый алмадык. Ип-исән әтәбез кайту шатлыгын әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Икенче көнне үк колхоз эшенә чыгып китте көтеп алган әтиебез. Күңелемдә Аллаһны йөрткәнгә, балаларым, сезнең янга кайта алдым, һәрвакыт догаларымны укып йөрдем, сезнең исән-сау торуыгызны да сорадым догаларымда дия иде ул. Сабыр иде, ураза вакытларында да бригада эшендә йөреп, үзенә әйтелгән ачулы каты сүзләргә авыз ачып җавап бирмичә, эндәшмичә үткәрә белде”, – дип, әтисе турындагы истәлекләрен яңартты Хөсәен мулланың кызы.
Зәйтүнә апаның әлеге күркәм гаиләдә алынган дини тәрбиясе үзен уңай яктан гына күрсәтеп, гомер буена озатып бара. Яңа Мостафада дүрт класс белем алган. Әҗәккә йөреп җиденчене тәмамлаган кыз авылларында бригада эшенә йөри башлый. Дүрт яшеннән ятим калган күрше Сүлҗибаш авылы егете Фәнзәви Шәйхалиевка 19 яшендә кияүгә чыга. Икесе дә колхозда тырышып эшләп, хәләл көчләре белән йорт-нигез тергезеп, алар биш бала тудырып-үстерәләр. Авыл кешесенең таңы төнгә ялганып, тыңгысыз колхоз эше беренче урынга куелып, төрле заманнарны күрә алар да. Дүрт сарык һәм бер сыер асрарга рөхсәт ителгән мәлләрне дә кичерәләр. Ягарга утын, малларга ашатырга печән кытлыкларын да үз иңнәрендә бердәм күтәрә Шәйхалиевлар. Фәнзәви абый механизатор да була, ферма малларын да карый. Зәйтүнә апа башкалар белән бергә бригад хатын-кызларының тавык чүпләсә дә бетмәс эшләрен башкара. Фермада сыерлар да сава. Биш баласы кул арасына керә тора мәк, чөгендер, суган, бәрәңге өлешләренең кишәрлекләрендә әниләре белән бергә тырышып чүбен утый, көзен уңышын җыя. Басудагы билчән чагуыннан куллары сызлый, кипкән билчән яфраклары коелып тәпиләренә кадала. Мулла кызы Зәйтүнә апа биш малае һәм бердәнбер кызына кечкенәдән сабырлыкның иң күркәм сыйфат булуын төшендереп, күңелләренә иман нуры салып тәрбияли. Утыз еллап инде Сүлҗибашның остабикәсе, абыстае. Дини йолаларны башкаручы, белмәгәннәрне өйрәтүче, киңәш-табыш бирүче дә. Фәнзәви абый гүр иясе булуга да байтак вакыт үтте инде. Балаларының барысы да исән-имин булуына, тормышта үз урыннарын табып яшәүләре өчен ана бик шат. Киленнәрдән уңганлыгы хакында, ике улы хәләлләре белән бергәләшеп намазда булуын зур канәгатьлек белән сөйләде ул. Таңны догалары, намазы белән каршылый, изге теләкләр теләп төнгә керә. Сүлҗибаш авылында яшәп, фанилыктан киткән чордашларына догаларын багышлый, исәннәренә гомер тели. Якыннарыбызны тәрбияләшеп, соңгы юлга озату эшләре дә шушы абыстайсыз бармый. Гомумән, Хөсәен мулла кызы – абыстаебыз карап торган терәгебез. Аның сабырлыгына сокланабыз, акыллылыгына таң калабыз һәм авылыбыздан чыккан кыз-уллар барыбыз да аны чиксез хөрмәтлибез.