Общие статьи
24 Апреля 2020, 14:35

Гомәр һәм Марья

Катнаш гаилә төзеп, 50 ел бергә яшәгән Марья Михаиловна һәм Гомәр Гафур улы бик бәхетле парлар

Добавить в предпочтительные источники Google
Хуҗа кеше Борайда туып-үскән. Ул беренче мәктәптә укып, урта белемгә ия була. 1969 елны солдат хезмәтен үтәп кайтканнан соң, Николаевка мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. Стәрлетамак физкультура техникумын тәмамлый. Яратып, бөтен көчен биреп эшләгән хезмәтенә 42 ел буена тугры кала. Марья Михаиловна Николаевка авылы кызы, сигезенче классны туган авылы мәктәбендә тәмамлый. Тепляк авылында урта белем алгач, Бөре шәһәрендәге педагогик институтның филология факультетында укый. Ул 36 ел буена укучыларга рус теле һәм әдәбияты серләрен төшендерә. Алар ире белән икесе дә хезмәт ветераны.
Гомәр Гафур улы эшкә килгән шушы Николаевка авылында гомерлек мәхәббәтен дә очрата. Марья белән икесе бер мәктәптә укытканда, араларында булган саф хисләрне берләштереп, чәчләрен чәчкә бәйли. Ике педагог җиң сызганып укучыларга белем бирә, күрше авыллардан җыелган балаларны бербөтен итеп оештырып, тәрбияви эш белән шөгыльләнәләр. Гомәр абыйның спорт сөюче егет һәм кызлары район һәм республика ярышларында чаңгы, җиңел атлетика буенча бик еш җиңүгә ирешә. Николаевка мәктәбе укучылары дигәндә, 1980 еллар башы һәм уртасы мәлләрендә дә әле район үзәгенә чаңгы ярышларына барган чакта безнең йөрәкләрне җилкендерә иде Николаевка спортчылары, алар килгән икән, димәк, аларны инде узып булмаячак, дип уйлый идек! Минем генә күңелемне дер селкетмәгәндер николаевкалылар, мондый ярышларда катнашкан башка спорт сөючеләр дә ул мәктәпнең спортсменнары “көчле” булуын ныклы хәтерлиләрдер. Җитезлек, ныклылык, яшь спортсменнар чыныктыручы оста – Гомәр ага булган икән! Укытучы Зәйдуллиннарның бер-бер артлы өч улы һәм бердәнбер кызлары туа. Гаилә һәм мәктәп арасында йөреп, аларның педагогик хезмәттә булган еллары узганы сизелми дә кала. Үткәннәрне барлап әңгәмәләшкән вакытта Марья апа: “Укыту елларыбызны уйлыймын да шундый нәтиҗәгә киләм, һәр балага аерым игътибар булган безнең заманда. Укучы теманы үзләштерә алмаса, укытучыга оят иде. Бернинди репетиторлык булмады, дәрестән соң, теманы авыр үзләштергән бала белән өстәмә шөгыльләнәсең, һәр укучыга мөстәкыйль караш булды. Һөнәри осталык аксый дип уйламасыннар өчен һәр предмет укытучысы беркайчан да вакыты белән исәпләшмичә һәр балага белемне тирәнтен сеңдерү, аңлату, үзләштерү буенча тырышып эшләде. Төрле авыллардан ара үтеп мәктәпкә килергә бик атлыгып тормаган укучыларны Гомәр абыең кыш көннәре чаңгы киеп, авылларына эзләп бара иде”, – дип хезмәт елларын искә алды укытучы.
“Гомәр абый, рус кызы Марьяны килен буларак әниегез ничек кабул итте? Бианай буларак яраттымы соң ул аны?” – дип, мин соравымны хуҗага турыдан-туры ярып салдым. “Дини, татар әбисе булгач, башка диннән, милләттән килен алып кайтам дигән сүземә шикләнебрәк караган иде ул, әлбәттә. Ничек яшәп китәрләр, бер-берсе белән килешә алырлармы дип уйлаудан булган инде ана кешенең бу икеләнү сүзләре. Әмма Марьямны күрү белән аның итәгатьлелеген, сөйкемлелеген, өлкәннәргә бик игътибарлы булуын анам тоеп та өлгерде. Ә инде килененең аш-суга, кул эшләренә, бакча тәрбияләүгә осталыгын күреп, күп тә үтми күршеләре алдында минем киленем бигрәк тәмле пешерә дип мактана да башлады. Эш милләттә түгел, ә кешенең нинди булуында. Безнең бер-беребезгә карата булган хисләребезне күреп, тату гаилә төзүебезгә бигрәк шатланды ул”, – диде Гомәр абый йөзендәге куанычын ихлас елмаюга әйләндереп. “Биш дистә буена яшәп, беренчел хисләрегезне саклый алгансыз, моның сере нидә дип уйлыйсыз?” – дип Зәйдуллиннарга мөрәҗәгать итәм. “Кайсыбер чакны авыл очына җыелышып, авыл ирләре белән гапь катабыз. Шунда бәгъзеләре, озаграк торыйм әле, хуҗалыкта эш беткәчрәк кайтырга кирәк, бакчада кичке эшләрне хатын бетерә торсын әле, дип әйтәләр иде. Ә мин, Марьяма берүзенә авыр буласын күз алдыма китереп, кайтыйм, тизрәк булышыйм дип, һәрчак өйгә ашкындым. Бер-береңә ярдәмләшеп, ихтирам итеп яшәсәң генә инде ул. Хатыныңның яшь чактан ук кадерен белсәң, олыгайган көнендә ул чиргә сабышмаячак. Менә картайган көндә Марья апаң кебек ягымлы сүзләр генә яудырып, иренә кадер-хөрмәт күрсәтеп торачак”, – диде язмышыннан канәгать булган Гомәр абый уены-чыны белән.
Авыл укытучысы эшенә дә өлгерә, мал-туарын да асрый, бакча бага. Җәйләрен малларына печәнен дә әзерли. Шул укытучының хезмәт хакына мал-туарына, кош-кортына катнашазыгын да сатып алырга тырыша, саламын юнәйтә. Авыл кешесе булгач мәктәптә эшем бар дип кенә йөреп булмый шул, бакчаң да, абзарың да буш булмаска тиеш. Зәйдуллиннар бу яктан да сынатмый. Алар Әрнәш авылында яңа өй төзиләр. Николаевка мәктәбе ябылганчы шуннан йөреп тә эшләргә туры килә. Әлеге көндә икесе чөкердәшеп гомер кичерәләр. 9 онык әти-әниләре белән сагынышып алар янына кайта. Марья апа үз рецептлары буенча ясалган төрле салатлары, пешерелгән камыр ризыклары белән табынын тутырып куя. Балалары һәм оныклары өчен аларның елмаеп каршы алулары, гаилә җылылыгы, ата белән ананың исән-сау булу куанычы өйгә тарта, шуңа ашкынып кайта алар бирегә. Гомәр абыйның оста итеп гитарада уйнавын да гаилә әгъзаларының һәрберсе бирелеп тыңлый. Ата-ананың тормыш сабаклары турындагы акыллы киңәшләренең кыйммәтлелеген дә аңлап, сагынып ашкына аларның янына балалары. Бар булмышларын яшь буынны тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә багышлаган Зәйдуллиннар һәрьяклап та өлгеле, ихтирамга лаеклы шәхесләр. Аларның гаиләсенә татар һәм рус милләтенең бөтен күркәмлеге тупланган. Кунакчыллар һәм киң күңеллеләр, гадиләр һәм гаделләр, уңганнар һәм тырышлар, ихласлар һәм мәрхәмәтлеләр. Иң мөһиме, 50 ел элек сайланган язмышларыннан икесе дә ризалар.Тигезлектә, башкаларга өләшкән изгелекләрегезнең игелеген күреп, озын гомер кичерергә насыйп булсын сезгә!
Миләүшә Әхмәтҗанова.