Зәфлүнә белән Фидәрис моннан 37 ел элек гаилә корып җибәрәләр. Гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән кыз, туган авылы Кәшкәләүдә 10 еллык мәктәпне тәмамлагач, товарлыклы сөтчелек-фермасына эшкә урнаша. Биредә 26 ел буена хезмәтен сала. Фермадагы эш таңнан башлап, караңгыга кадәр, гаиләдә дә хезмәтнең чиге булмый. Зәфлүнә апа авырлыкларга бирешмичә, баш имичә алга табан атлый. Тормыш иптәше механизатор булып көнне төнгә ялгап, басудан кайтып керә алмый. Ничек кенә авыр булса да яшь пар Ишмәмәт авылында матур итеп йорт салып чыгалар. Эзләренә басып бер-бер артлы өч малай һәм ике кыз дөньяга аваз сала. Тырыш ата-ана балаларын да кешелекле, булдыклы итеп тәрбияли. Менә шулай матур гына яшәп ятканда гаиләгә зур кайгы килә. Олы уллары Флорид, Чечняда хезмәт итеп кайткач, вакытсыз вафат була. Авыр кайгы каплый Хәмәтгалиевлар гаиләсен. Зәфлүнә апа бу юлы да Ходайдан сабырлык сорап бала кайгысын зур түземлелек белән үткәрә. Икенче уллары Марат Уфа шәһәрендә үз гаиләсе белән яши. Ул унынчы сыйныфта укыган чагында мәктәптән кайтып килгәндә кинәт кенә янгын чыгуын күреп шул йортка ташлана һәм дус егете белән янгында калган Сәрбиямал Вәлиеваны коткаралар. Шуның өчен ул янгында калганнарны коткарган өчен дигән медалҗ белән бүләкләнә. Өченче улы Флорис бүгенге көндә Себер якларында әтисе янында эшләп йори. Күптән түгел Борай сылуы Регина белән чәчләрен-чәчкә бәйләгәннәр. Ә кызларга килгәндә Фәйрүзә Сургут шәһәрендә медицина өлкәсендә эшли, ә төчекләре Айсылу–Кәшкәләү урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы. Менә шундый батыр уллар, тәүфыйклы кызлар үстергән ана 2007 елда "Ана даны" медале белән бүләкләнә.
Зәфлүнә Хәмәтгалиева балаларына кадерле әни, тормыш иптәшенә яраткан хатын булып гомер кичерә. Шушы көннәрдә ул үзенең матур гомер бәйрәмен дә билгеләп китте. Авылның җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, туган-тумачаларына да әти-әнисе урынына калган олы терәк булып тора. Изге җанлы, киң күңелле ана кешегә тик тынычлык һәм сәламәтлек кенә телисе килә.