Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 Май 2019, 18:04

Тузганаклы яз

Тормыш булгач дәваханәләргә йомышы төшмәгән кеше юктыр ул, минемчә. Минем дә сәламәтлегемнең начар булуы дәваханә юлларын еш таптатты. Республика дәваханәсенә баргач, регистратура-теркәлү янында чират көтеп озак кына торырга туры килде. Табибыңа төшкә кадәр әллә керәләсең, әллә юк. Вакыт күп, минем чиратым Туймазыдан килгән Азат исемле кеше артыннан иде, шулай аның белән сөйләшеп киттек. Ашказан асты бизем авырта дигәч, ул үзенең хатыны белән булган хәлне сөйләде.

“Гаиләм белән Себер якларында яшәгән чак. Кинәт кенә хатыным ныклап авырый башлады. Ашказаны бизе асты шешкән иде аның. Сул як кабыргадан алдырып, уң як кабырганың астына ук төшеп авырта, күңеле болгана, өши, хәлсез, тәне авырта, берни ашамый. Ашаса, ашказаны эшләми, эче авыртуга түзәлми. Аңа тиз, ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәклеген әйттеләр һәм аны дәваханәгә салдылар. Аның палатасында яткан карт кына әбекәй белән хатыным чирләре хакында сөйләшкәннәр. Әби аңа: “Балам, синең үт куыгың да алдырылган булгач, ашказан асты бизеңне дә алдырсаң, яшәве бик авыр булыр инде. Әлегә операциягә риза булма, дәваланып карыйк әле, дип әйт. Башкортстан ягыннан дип әйтәсең бит үзеңне, димәк, даруларыгыз аяк астында гына сезнең. Әле нәкъ яз вакыты, сезнең якларда тузганак чәчәк аткандыр. Вакытлыча кайтып килергә сора да, очкыч белән генә туган ягыңа юл тот. Кайту белән, көн дә өч тапкыр, ач карынга сары тузганак чәчәген сабагы белән берничәне аша, дигән. 10-15 көн ашасаң, шешең дә, авыртуың да бетәр. Тик соңыннан нәрсә ашыйсың, игътибар белән карап кына кабул ит. Соңрак, терелә башлагач, тары ярмасыннан ботка пешереп ашарсың, эченә кабак турарга онытма. Яртылаш сөт, яртылаш суда пешер ул ботканы, тоз салма”, – дип тә өстәгән. Шулай эшләде ул. Башкача Себергә дә бармады, операция дә кирәкмәде. Хәзер менә 10 ел тузганаклы язны көтеп ала һәм шул чәчәк белән дәвалана. Соңыннан ашар өчен вареньесын да эшләп куя. Кабаклы тары боткасын да онытмый. Әбинең шушы киңәше хатынымның ашказан асты бизен саклап калды”, – дип сөйләде Азат.
Табибыгыз белән киңәшләшегез дә, сез дә шулай эшләп караң әле, дусларым!
Гөлсимә Зиннәтуллина.
Читайте нас: