Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 август 2018, 12:03

Печән рулоны кыз баланың гомерен өзгән...

Бүздәк районында печән җыйганда җайсыз егылып төшкән 16 яшьлек кыз үлгән.

29 июльдә 16 яшьлек кыз туганнарына печән җыешырга барган. Шунда кыз печән рулоны өстеннән машина бортына егылып төшкән һәм җәрәхәтләнгән. Аны Республика балалар клиник дәваханәсенә илткәннәр. Табиблар ярдәм итүгә карамастан, кыз 16 көннән үлгән. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы яза.Кайбер мәгълүмат чыганаклары печән рулоны кызның өстенә килеп төшкән дип яза. Ул быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган булган. Әлеге бәхетсезлек очрагы буенча тикшерү бара.
Чыганак: https://kiziltan.ru



Читайте нас: