Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 август 2018, 17:05

Уфа авиашоуга әзерләнә

Башкортстан авиациясенең һәм Уфа аэроклубының 85 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары башкалада ике көн дәвам итәчәк.

17 августта РТИ мәдәният сараенда юбилейга багышланган концерт узачак. 18 августта иртә белән Җиңү паркында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның каберенә чәчәкләр салыначак. Көндез “Забельский” аэродромында авиашоу һәм парашютчыларның чыгышлары башланачак.Шулай ук мәйданда авиатехника күргәзмәсе эшләячәк һәм концерт булачак.
Чыганак: https://kiziltan.ru



Читайте нас: