Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 август 2018, 17:03

Эссе атна көтелә!

Башкортстанда яңа эш атнасы эссе булачак.

13 августта синоптиклар көннең аз болытлы, явым-төшемсез булуын фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 2-7 метр тизлектә исә. Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, һава температурасы төнлә якынча 15-17, көндез 27-29 градус җылы булачак.Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 12-15 августта Хәйбулла районында 5нче дәрәҗә янгын чыгу хәвәфсезлеге саклануы турында искәртә. Халыкка янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә, басу-урманнарда учак якмаска, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен калдырмаска киңәш ителә.
Чыганак: https://kiziltan.ru



Читайте нас: