Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 август 2018, 10:54

Уфада балавыз сыннар күргәзмәсе ачылды

2 августта Башкортстанның Милли музеенда Санкт-Петербург балавыз сыннар музееның үзенчәлекле күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә 40тан артык уникаль балавыз сын белән тынышырга мөмкин. Русиянең һәм дөньяның билгеле сәясәтчеләре, бөек галимнәре, сәнгать эшлеклеләре, шоу-бизнес һәм кино йолдызлары, мультфильмнардагы популяр персонажлар, шулай ук Гиннессның рекордлар китабына кертелгән кешеләрнең сыннары тәкъдим ителә.Оештыручылар хәбәр итүенчә, күргәзмәдә сыннар белән фотога төшәргә, селфи эшләргә ярый, әмма экспонатларны кул белән тотып карарга рөхсәт ителми.Күргәзмә 9 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
Чыганак: https://kiziltan.ru



Читайте нас: