Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 апрель 2018, 12:14

Югалган самолет 36 елдан соң пәйда була

1955 елны Нью-Йорк – Майами рейсы белән очучыпассажирлар самолеты һавада эреп югалгандай кинәт юкка чыга.Тәүдә, дистә елларбуе аны бик эзлиләр, әмма барлык көчергәнешләр дә нәтиҗәсез кала.

Ә 1992 елны шул DС-4 чартерлы борты, берни булмагандай, Каракаска килеп төшә. Диспетчерлар сүзенә караганда, радар экраннарында күзәтелмәгән, артык зур булмаган пропеллерлы самолет кинәт кенә күктә пәйда булгач, барысы да аптырашып кала. Җирдән килгән запроска җавап итеп пилот: “Без кайдабыз?” – дип, радар аша җирдәгеләр белән элемтәгә керә. Посадка ясаганнан соң, хәбәр ителгән датаны ишетеп сәерсенә һәм бу урынга шикләнеп карый башлый. Пилот хәвефсезлек хезмәте вәкилләренә самолетка якын килмәскә куша. Артабан тәрәзәдән ниндидер кәгазь ташлый һәм очкычны кире һавага күтәрә. Иллюминатордан куркынган йөзле пассажирларның тирә-юньне күзәткәне күренгән. Ә пилот тарафыннан ташланган кәгазь – 1955 елның календаре була. Шушы барлык хәлләр видеотасмага яздырылып барган. Бу хәлләрдә Венесуэлланың гражданнар авиациясе министры Рамон Эстовар үзе дә катнашкан була.
Интернет челтәреннән.
Читайте нас: