11 апрель кичендә Уфаның чәчәкләр сатылучы кибетеннән бер туташ стеллажга беркетеп куелган зур йомшак аюны алып чыгып качкан. Күрше залдагы сатучы угрыны артыннан йөгереп тә куып тота алмаган. Аюны агач стеллажы белән бергә күтәреп китеп баручы туташны полиция хезмәткәрләре тоткан.