Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 гыйнвар 2018, 18:00

Атна ахырына салкыннар көтелә

Башкортстанда 27 градуслы салкыннар көтелә.

Республика гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, алдагы ялларда суытачак.

Бу атнада республиканың күпчелек районнарында бераз кар яву күзәтелә.

Иртәгә синоптиклар -9, -14, аязытканда -17, -22, көндез -8, -13 градус салкын вәгъдә итә.

12 гыйнварда төнлә 15-20, аязытканда 27 градуска кадәр суыту фаразлана, көндез -13, -18, төньякта 23 градуска кадәр салкын.
Читайте нас: