Батырлар дәвере
18 Сентября 2025, 08:35

“Кичер, улым...”

– Бу хатны мин улыма яздым. Ләкин ул хатлар барып җитә торган җирдә түгелдер инде хәзер, – диде ана, яшьле күзләрен сөртеп. 

“Кичер, улым...”“Кичер, улым...”
“Кичер, улым...”

Күптән түгел эш сәфәре белән бер авылга баргач, редакциядән икәнемне белеп, яныма бер ханым килде, кулыма кәгазь тоттырды. Бу улын югалткан ананың хаты булып чыкты.
– Бу хатны мин улыма яздым. Ләкин ул хатлар барып җитә торган җирдә түгелдер инде хәзер, – диде ана, яшьле күзләрен сөртеп.
Тәнзилә апаның тормыш иптәше балалары бәләкәй чакта та ук вафат булган. Үзе генә ике бала, кыз һәм малай, тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә кызы Татарстан республикасында гаиләсе белән тормыш көтә, ә улы, Данис үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Кызганычка каршы, үткән елның декабреннән аның турында бер хәбәр дә юк икән. Тугыз ай буена ананың күңелендә ут кайный. Шушы кайнауларны басу нияте белән Тәнзилә ханым улына хатлар яза.
...Кулымда шул хатларның берсе: һәрбер юлда – җан авазы, үкенеч, сагыш...
“Саумы, улым!
Менә тагын бер ай үтте. Көннәрем сине көтеп үтә. Менә, менә кайтып керер төслесең. Инде сары көзләргә керәбез. Озакламый синең туган көнең, утыз биш яшең тулыр иде...
Хәтереңдәме, синең җиде яшеңне каршылаганны? Беренче сыйныфка укырга кергән генә идең, яңа дусларыңны чакырдың туган көнеңә. Кемдер уенчык машина алып килгән, кемдер – китап. Яңа дусларыңа шатландың да инде син...
Ә мәктәпне бетергән ел... Имтиханнарны яхшы бирергә бар көчеңне бирдең. Барысын да әйбәт тапшырып, югары уку йортына керергә ниятләдең. Балачак хыялыңны тормышка аштырырга, хирург булырга уйладың. Укуыңны тәмамлап кайтып, эшкә дә урнаштың.
Әтиеңне бик ярата идең шул. Бәләкәй чакта аның армиядә төшкән фотосурәтен кулыңа ала идең дә, “Мин дә әти кебек армиягә барам, әнием, синең тыныч тормышыңны саклыйм” дип әйтә идең бит. Шуңадыр да инде, махсус хәрби операция башлангач, читтә кала алмадың, үз теләгең белән киттең шул каһәр суккан җиргә.
Кичер, улым! Саклап кала алмадым, гаеп миндә дә булгандыр шул. Хәзер озын, ялгыз төннәрдә уйланып ятам-ятам да, үткәннәр кинодагы шикелле бер-бер артлы күз алдымнан уза. Әтиең безне ташлап киткәч, сез ятимлекне сизмәсен, дип, кая куйсалар, шунда эшләдем. Кешедән начар киенмәсеннәр, начар ашамасыннар, дип тырыштым. Бүген дә, улым, кайтырсың дип көтәм, синең яраткан ризыкларыңны пешерәм.
Кичер, Данискаем... Сине үгетләп, алып калмаганым өчен кичер... Хәер, син калмас идең дә... Син бит әти малае, ә әтиең гел Ватанны сакларга өндәде.
Кызганычка каршы, яу кырында бергә булган иптәшләрең синең исән түгеллегеңне белдерделәр. Бу хәбәрдән соң, мин үземне тере түгел дип хис итәм. Мин дә синең белән үлдем кебек... Сеңлең Гүзәл дә еш шалтыратып, бергәләп елап алабыз. “Хәлең ничек?” дип сорыйлар танышлар, яшим, ахры...
Тормышны синле һәм синсезле булган ике өлешкә аерган көнне дә «Бәлки әле...» дигән уй соңгы секундка хәтле ташлап китмәде. Ә мин, ышанырга теләмичә, урамга чыгып китәм дә телефонны алып шалтыратам. Сиңа...
Әрнеп сызлый күңел. Кая барып сугылырга белмим. Ичмасам, туган җиреңдә җирләнеп, каберең булса, шунда барыр идем. Тик...
Син бу язмышыңны үзең сайладың. Ә без, сине – улымны саклап кала алмадык. Синең үлемеңдә без барыбыз да гаепле... Кичер, улым, бәхетсез әнкәеңне!..”
Кәкре-бөкре хәрефләр белән язылган, һәр юлы күз яшьләренә манчылган бу хатны укып чыккач, йөрәгем шомланып куйды. Куркыта, бик куркыта. Ә бит күпме ана үз улларын эзли, көтә...

Язма геройларының исемнәре үзгәртелде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас