Барлык яңалыклар

Ватанны саклау - изге эш

Яңа Тазлар авылы егете Илнур Галиханов районыбызның күп егетләре кебек илебезнең тынычлыгы сагында Чиләбе өлкәсендә Чибәркүл шәһәрендә гвардия танк полкында хезмәт итә. Кайтуына күп тә калмаган инде аның, июль аеның беренче көннәрендә хезмәтен тутырып кайтырга тиеш.


Илнур балачактан ук кызыксынучан булып үсә, әкиятләр уйлап чыгарырга оста була. Яңа Тазлар мәктәбендә укыганда мәктәп тормышында актив катнаша, төрле чараларны алып бара. КВН уеннарында катнашырга бик ярата, үзе берничә тапкыр команда капитаны була һәм “Команданың иң яхшы капитаны” исемен ала.


Агитбригадалар конкурсларында, хәрби-патриотик юнәлештәге җыр конкурсларында катнаша Илнур. Мәктәптә укыган елларында район, республика бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңүче була. Спорт белән дә шөгыльләнгән, бигрәк тә волейбол белән мавыккан егет. Мәктәпне тәмамлагач, Нефтекамадагы Башкорт дәүләт университеты филиалының колледжында программистлыкка укып чыга, имтиханнар тапшырып, диплом алырга да өлгерми, хәрби хезмәткә чакырыла.


Тугызынчы майда Бөек Җиңү көненең 79 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, хәрби бурычын үрнәк итеп үтәгәне, нәтиҗәле хезмәте, тырышлыгы һәм хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән үрнәк хәрби дисциплинасы өчен кече сержант Илнур Галихановка полк командиры вазыйфасын вакытлыча башкаручы гвардия майоры А.Заболотских грамота тапшыра. Анда шундый сүзләр бар: “Сезнең алга таба да хәрби бурычыгызны намуслы үтәү һәм Ватаныбызга файдалы хезмәт итү үрнәге булачагыгызга ышаныч белдерәм.”


Илнур һәрвакыт җитди була, аның тормыш девизы да “киләчәк бүген нәрсә эшләвеңә бәйле” дип яңгырый.


Илнурның әти-әнисе, абыйсы Рөстәм, туганнары солдатның уңышларына ихластан сөенә һәм аның кайтуын түземсезлек белән көтә.

Ватанны саклау - изге эш
Ватанны саклау - изге эш
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: