Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
12 апрель , 15:54

Бирсә дә бирә икән сынауларын…

Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирнең әнисе, батыр йөрәкле ханым бит ул Фәйрүзә апа Әделгуҗина

  • Гаҗәеп чибәр бу ханым үз гомерендә шулкадәр кайгы-хәсрәткә дучар булгандыр, дип һич уйламассың да. Татар гүзәлләренә хас булганча, бераз тутлырак түгәрәк йөзле, зур кара күзле, чем-кара чәчле, сылу гәүдәле ханым ул Кузбай авылында яшәүче Фәйрүзә Әделгуҗина. Кызганычка каршы, язмыш кына бик иркәләп бармаган үзен. Халык әйтсә, хак әйтә, чибәр булып түгел, бәхетең белән дөньяга кил, диләрме әле. Дөресе шулдыр.

  • Бәйсәкә авылында дүрт балалы гаиләнең төпчеге булып дөньяга килә Фәйрүзә. Ваныш мәктәбен тәмамлагач, Пермь шәһәрендә заводка урнаша. Аннары Борай авылына кайтып колхоз-ара төзелеш оешмасына эшкә керә. Кирпеч заводында формалау бүлегендә өч ел хезмәтен куя.

  • Фәйрүзә заводта эшләгәндә Каразирек егете Венер белән танышып, матур дөнья корып җибәрәләр. Гаиләдә бер-бер артлы ике нарасый дөньяга килә. Рөстәмгә ике яшь өч ай, Динарга 11 ай чагында хәләл җефете үлеп китә аның. Ике баласын җитәкләп 23 яшендә тол калган хатын әнисе кырына кайта.

  • Балалар үсә. Әнисе дә булыша. Әкренләп тормыш җайга салына. Ялгыз чибәр хатынга күз атучылар байтак булгандыр. Тик күңелен яулаучы гына очрамый. Бәлки вакыты җитмәгәнгәдер. Ә көннәрнең берендә… Кузбай авылы егете Марсель белән Фәйрүзәне язмыш үзе очраштыра.Баръяклап килгән ир була Марсель: сөйкемле, гәүдәгә ыспай, эшкә талымсыз, кеше белән сөйләшә белә. Дөнья көтәр өчен менә дигән. Шулай итеп ике йөрәк кавыша. Матур гаилә корып, уллары Илмир туа.

  • Язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Егерме ике ел үтеп китә. Малайлар үсеп буй җиткерәләр. Яхшы өй салып чыгалар. Тик Марсель каты авырудан соң үлеп китә. Фәйрүзә ханым бер үзе өч малай белән торып кала. Бар көчен балаларга, эшкә багышлап, гомер кичерә ул. Үткән язмышын уйларга да куркып яши Фәйрүзә апа. Шул вакытта Кузбайда яшәүче Радик исемле ир димләп килә. Өзгәләнгән йөрәк аны кабул итә. Матур итеп яшәп китәләр. Йөрәк ярасы да басыла. Бакчада җиләк-җимеш үстерәләр, абзар тутырып кош-корт, мал-туар асрыйлар. Лаеклы ялга чыкканчы Фәйрүзә апа фермада, Радик ага МСОда кранчы булып эшлиләр. Тормышлар көйләнеп китә. Малайлар өйләнеп, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә Фәйрүзә апаның алты оныгы, бер оныкчыгы бар.

  • Шатланып, балалар куанычына сөенеп кенә яшәсе кала. Тик 2022 елның сентябрендә мобилизация кысаларында Илмир улларын махсус хәрби операциягә чакыралар. Ул вакытта егет гаиләсе белән Мәскәү өлкәсе Клин шәһәрендә яшәгән була. Кызы Полинага бер генә ай тула. Кузбай авылында теркәлгән булганга, безнең районнан чакырыла махсус хәрби операциягә Илмир.  Фәйрүзә апаның яралары басылган йөрәген тагын дөрт иттереп куя бу яңалык. Илмир ил тынычлыгын якларга Донбасс якларына юллана.

  • Кыска отпуск вакытларында Илмир гаиләсе янына ашыга. Ике атналык ялның берсен хатыны һәм кызы Полина кырында булса, икенчесен Кузбай авылында үткәрә.
    Үткән җәйне Сабантуй көнне Фәйрүзә апаның Клин шәһәреннән килене белән оныгы кунакка кайта. Аларны зур уллары Рөстәм каршы алган була. Йорт янына машина килеп туктагач, бар кунаклар да өйгә керә. Шунда Рөстәм: “Әнкәй, машинада бер пакет калган, алып кына кер әле, зинһар!” – ди. Фәйрүзә апа чыгып машинаны ачып җибәрсә, зур чәчкә бәйләме тоткан Илмир улы елмаеп утырып тора. Ана кеше елый-елый улын кочаклап ала. Бу шатлык яшьләре. Шулай сюрприз эшләп, куандыралар икән әниләрен уллары.

  • Илмирдан хәбәрләр көтеп, көнне төнгә ялгап, гомер кичерә бүген Фәйрүзә апа. Ярый әле янында терәге – тормыш иптәше Радик бар. Безнең белән сөйләшкәндә дә хуҗабикәнең бик кәефе юк иде, улыннан берничә көн хәбәр юк икән. “Инде ничә көн шылтыратам, алмый телефонын Илмир. Барсы әйбәт булыр, дип өметемне өзмим. Абыйларына дәшсә дә, миңа әйтеп торалар”, – ди моңсуланып Фәйрүзә апа.

  • Безнең белән сөйләшеп утырганда, Фәйрүзә апаның телефоны шылтырады. Ул ялт итеп барып алса, улы Илмир шылтырата икән. Тын да алмыйбыз, ана белән улның сөйләшкәнен бүлмибез. Фәйрүзә апаның бер минут эчендә күңелләре күтәрелде, канатлары үсеп чыккан диярсең...

  • Озак сөйләшеп утырдык. Улы Илмирның исән-сау кайтуын, уллары, онык-оныкчыкларының шатлыкларында куанып яшәргә язсын Фәйрүзә апа белән Радик абыйга.
  •  
    Хуҗабикә, кадерле кешесен озаткандай, мине озатырга капка төбенә кадәр чыкты. Ирексездән күзгә яшь төелә. Юк, кызганудан түгел, һич юк! Ниндидер татлы, искитмәле яшьләр бу. Гаҗәеп күркәм кеше белән очрашу шатлыгыннандыр, мөгаен. Гап-гади, сабыр-тыйнак, саф күңелле татар хатыны. Үзен уйлап, кайгыртып бармый, фәкать якыннары, газизләре өчен җанын бирергә әзер бит ул.
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: