Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 февраль , 14:17

Күңелләрдәге мәңгелек яра

Районыбызда Чечен сугышында катнашкан егетләр байтак. Алар турында белешеп, алар белән аралашып торабыз. Сезне дә берсе белән таныштырасыбыз килә. Илдар Фәвәрит улы Солтанов – Борай авылы егете.

Күңелләрдәге мәңгелек яра
Күңелләрдәге мәңгелек яра

Ул гаиләдә дүрт малайның өченчесе булып дөньяга килгән. Икенче санлы мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына алына Илдар. Самара шәһәренең Кряж поселыгында мотоукчылар гаскәрләрендә алты ай учебкада була. Укулары беткәч, 2003 елның маенда аларны Чечен республикасына алып китәләр. Грозный шәһәренең Байсангуров районы составындагы шәһәр эчендәге Ханкала поселогы басуларында хезмәтен дәвам итә, БМП-2 механик-водителе була.
«Чечен» сүзен ишеткәч тә, Илдар моңсуланып китә, нәрсә аша үткәнен ул үзе генә белә шул.
– Иң зур рәхмәтемне әниләребезгә әйтәсем килә. Озын көннәр, озын төннәрне йокламыйча, «Минем балам исән-сау гына әйләнеп кайтсын», – дип дога кылганнар, безне көткәннәр. Ханкалага эләккәч, башта курку, нәрсәдер көтү кебек хисләр булды. Адәм баласы куркырга да тиеш инде. Аннары өйрәнәсең. Без аны шулай тиеш дип кабул иттек. Төрле шартларда яшәдек. Палаткаларда да, коры җир өстендә дә, җир астында блиндаж чокып та йокларга туры килде. Йомшак караватларда ятмадык, гел җирдә булдык. Үлемнән калган чакларны сөйлисем дә килми. Күрдек инде, үлемен дә күрдек, «Груз-200» белән бергә хезмәт иткән егетләрне дә озаттык, яраландык та. Ул елдагы бер вакыйга миңа гомерлеккә дәрес бирде. Бервакыт безне боерык буенча Грозный шәһәренә «Минутка» мәйданына җибәрделәр. Милиция хезмәткәрләре сугышчыларны каршы алырга безне дә җәлеп иттеләр. Анда милиция хезмәткәрләре һәм чеченнар арасында бәрелеш бара иде. Милиционерларга каршы ут ачалар, 15 хезмәткәрнең берсе дә исән калмый. Кызганычка каршы, без нибары 10-15 минут кына соңга калдык. Менә шулай мин вакытның бәяләп бетергесез булуын аңладым. Һәр минут язмышны хәл итә ала икән, – дип дәвам итте шул елларны искә алып сугыш хәрәкәтләре ветераны. – Ул вакытларда өзелгән кеше гомерләре хисапсыз. Бергә хезмәт иткән егетләрне югалтуы аеруча авыр. Яраланган солдатларны госпитальгә илтеп җиткермәгән очракта утырып елыйсылар килде. Безнең гаебебез аркасында кеше исән түгел кебек. Хезмәтемне тәмамлап кайткач та тыныч дөньяга өйрәнү авыр булды. Төннәрен мылтыктан ату тавышларына уянып китә идем. Психологик яктан да авыр булды. Без исән кайттык, ә күпме якташларыбыз ятып калды. Аларның да гаилә корып, балалар үстереп яшиселәре килгәндер... Әти-әниләренә дә югалту хәбәрләре алу олы кайгы бит.
Чечен сугышы хәрәкәт-ләреннән исән-имин әйләнеп кайта райондашыбыз. Илдар армиядән соң Эчке эшләр министрлыгының Борай районы бүлекчәсендә патруль пост хезмәте хезмәткәре булып эшкә урнаша. Ун ел шартлаткыч матдәләр буенча кинолог булып хезмәтен сала. Бүгенге көндә “БуРай” учреждениесендә водитель булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, кайда гына хезмәт итсә дә, Илдар үзенә йөкләтелгән бурычын намус белән башкара.
Милициядә хезмәт иткән дәверендә Илдар Солтанов алты ай Чечен республикасы Гудермес шәһәрендә хезмәт эте белән командировкада булып кайта. Блок постта кизүдә тора. Урындагы милиция хезмәткәрләре белән рейдларга йөри.
Хәзерге көндә Илдар гаиләсе белән Борайда яши. Гаиләсен хөрмәт итә, балаларын бик ярата. Уфа шәһәренең чибәр, булган, уңган кызы Рәзимә белән тормыш коруларына да байтак инде. Рәзимә районыбызның суд приставлары идарәсендә эшли. Берсеннән-берсе матур, сөйкемле, тәртипле балалар үстерәләр. Зур кызлары Сабина Уфа шәһәрендә кунакханә эшенә укый. Уллары Илдан белән Алмаз өченче санлы мәктәп укучылары.
Илдар – ипле, тыйнак, ярдәмчел, ачык йөзле, киң күңелле. «Сугышчан туганлык» Бөтенрусия ветераннар оешмасының Борай бүлекчә әгъзасы да ул. Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребезгә ярдәм итүдә актив катнаша. Мәктәп укучыларына патриотик тәрбияне пропагандалау уңаеннан ачык дәресләр үткәрә, обелисклар, тактаташ ачулар тантаналарында катнаша.
Илдар – герой. Чечен сугышында гына түгел, дөньядагы төрле бәрелешләрдә катнашкан егетләребез безнең өчен геройлар ул.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: