Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
25 октябрь 2023, 14:27

Ватанны саклау – изге эш

Элек-электән Ватанга хезмәт итү саваплы гамәлләрдән саналган. Дөньяга караш, рухи кыйммәтләр үзгәрсә дә, Ватанны саклау төшенчәсе үзгәрешсез кала. Әтиләре, абыйлары, бабалары кебек үк бүгенге буын егетләре дә лаеклы рәвештә ил алдындагы изге бурычын үти. Шунысы да бар: егетнең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап солдат егет физик кына түгел, рухи яктан да ныгып кайта. Борай авылы егете Ринат Вәлиев тә шундый фикердә.

Ринат Кушманак авылында туса да, аңа өч яшь булганда Вәлиевлар гаиләсе Борайга күченеп киләләр. Балачактан ук тыйнак, акыллы, җитди малай булып үсә Ринат. Спортны үз иткән тырыш егет район, республика күләмендә үткәрелгән бер генә волейбол, шахмат ярышларыннан да читтә калмый, дип әйтсәк һич арттыру булмас. Аның бу юнәлештәге уңышлары чиксез грамоталар һәм медальләр белән бәяләнгән.
Өченче санлы урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфыннан соң Нефтекама шәһәренең нефть көллиятендә укып чыга. 19 майда диплом алган егет 26сы армия сафына алынып, Хабаровск шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә.
– Армиядә хезмәт итү – егет кешегә бик кирәкле эш, – дип саный Ринат. – Анда кеше ныгып, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнеп, нык ихтыярлы булып кайта. Әтием дә үзенең хәрби хезмәтен Владивостокта үткән. Дәү әтиләрем, бабаларым да хезмәт иткәннәр. Чын ир-егет үз Ватанын сакларга бурычлы, дип уйлыйм.
– Улыбызның Ватан алдындагы изге бурычын намуслы үтәве белән чиксез куанабыз. Кыюлык, батырлык, армия хезмәте – болар иң изге төшенчәләр булып санала. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган. Ил-көннәр тыныч булганда егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул, – ди Ринатның әнисе Халидә ханым.
Бүгенге көндә районы-бызның лачындай егетләре илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. Үз илләре белән горурланып, армия сафларына үз теләкләре белән киткән патриотларыбыз – солдатларыбыз Русиянең нинди генә почмакларына барсалар да, аларга тыныч хезмәт итәргә, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, әти-әниләрен, якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә куандырсыннар.
Ә әлегә Ринатка уңышлар, уяулык, ныклы ихтыяр көче, сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Фото гаилә архивыннан.

Ватанны саклау – изге эш
Ватанны саклау – изге эш
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: